Табигатькә кем зыян сала?
Колхозлар таралып, байлыкларын ботарлап ташып бетергәч, элеккеге хуҗалыкларның нигезе дә калмады. Булган җирләр, маллар “кәкре куллар” кулына күчте.
Басуларга агу-химикат, минераль ашлама кертеп, соңыннан гербицид белән эшкәртеп, күпме кош-кортларны, файдалы бөҗәкләрне кырып бетерделәр! Сайрар кошлар да калмады хәтта.
Мине бер сорау борчый: ни өчен районда экология комитеты яисә филиалы юк? Районның санитария-эпидемиология бүлеге ни карый? Метеорология, санитария һәм ветеринария бүлекләрендә бу хәлләрне белә торып та бер чара да күрмиләр. Элек дәүләт һәм халык контроле, ревизия комиссиясе бар иде. Әлеге хезмәтләр булса, җитәкчеләрне тезгендә тотар иде!
Бездә терлекләр комплекста асралса да, ничә еллар инде малларны көтүгә чыгаралар. Әрәмәләрне маллар таптап, корытып бетерде. Күлләргә кадәр кипте. Ни өчен мондый гамәлләргә прокуратура органнары, санитария-эпидемиология бүлеге хезмәткәрләре киртә куймый?
Тиздән елгаларда боз китәр вакыт җитә. Быел Ыкта боз китәр төсле түгел, урынында гына эрер кебек. Озакламый күчмә кошлар кайтыр. Безнең якларга 3-4 ел элек кошлар төркем-төркем очып килә иде. Соңгы 1-2 елда бик аз күренделәр. Моның сәбәбе табигать пычрануда, суга агулы матдәләр эләгеп, балыкларның, су хайваннарының һәм бөҗәкләрнең күпләп юкка чыгуында, дип уйлыйм. Башка еллардан аермалы буларак, узган ел аларны аулау булмады кебек. Яз көне мылтык тавышлары ишетелмәде. Шулай да көзен 2-3 тапкыр аттылар. Былтыр, Ыкта боз киткәч, катерлар, “моторка”лар белән аучылар йөрмәде. Быел да техник средстволарны һәм браконьерларны Ыкта йөрүдән тыйсыннар иде. Кармаклар белән балык тотуны чикләмәскә кирәк. Ык елгасы бик нык саекты,балыклар уылдык чәчә алмыйлар, Камадан да балык үрләми. Шуңа күрә балыклар әзәйде.
Җирлегебезнең экологик хәле үзебездән тора. Табигатьне саклыйк! Тереклек дөньясына зыян салучылар бар икән, аларга тиешле җәза бирелсен!
Зариф Гарифуллин.
Тат. Шуран.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев