Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табигатьне саклау буенча җәмәгать тыңлаулары

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану буенча идарәсе хәбәр итүенчә, хайваннар дөньясы объектларын рациональ файдалану максатында әйләнә-тирә мохиткә тәэсир итүне бәяләү кысаларында идарә тарафыннан республика территориясендә 2017-2018 елларның ау сезонында ау ресурсларын алу күләмен нигезләү материаллары әзерләнә.

Гражданнар, юридик затлар һәм иҗтимагый оешмалар вариантлар буенча тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне 420021, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча яки электрон почта аша (ojm@tatar.ru) идарәгә җибәрә ала.

Дәүләт экология экспертизасына материаллар әзерләү кысаларында 2017 нче елның 23 мартында 11.00 сәгатьтә Мөслим авылы, Пушкин урамы, 91 йорт, МФЦ бинасының икенче каты адресы буенча Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты әлеге мәсьәлә буенча җәмәгать тыңлаулары үткәрә. Материаллар белән Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану буенча идарәсенең рәсми сайтыннан (http://ojm@tatar.ru) танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев