Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Табиблар Казанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны артуын көтә

Казанда грипп һәм кискен тын юллары вирус инфекциясе (ОРВИ) белән авыручылар саны арта башлаган

Казанда грипп һәм кискен тын юллары вирус инфекциясе (ОРВИ) белән авыручылар саны арта башлаган. Яңа ел каникулларыннан соң казанлылар медикларга ярдәм сорап ешрак мөрәҗәгать итә башлады, чөнки эшкә, мәктәпкә һәм балалар бакчасына кире кайттылар. Бу хакта шәһәрнең 7нче хастаханәсе эпидемиология бүлеге мөдире Наталья Шәйхразиева сөйләде.

Табиблар авыру вакытында барлыкка килергә мөмкин үпкә ялкынсынуыннан саклану өчен пневмококкка каршы прививка ясатырга киңәш итә.

«Пневмония актуаль проблема булып кала. Вакцинация үзеңне сакларга ярдәм итәчәк, бигрәк тә авырулар саны арткан чорда», – диде Наталья Шәйхразиева.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tabiblar-kazanda-gripp-ham-orvi-belan-avyrucylar-sany-artuyn-kota-5899021

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев