Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әҗәт түләү – намус эше

Суд приставлары федераль хезмәте – суд карарын мәҗбүри үтәүне гамәлгә ашыручы бердәнбер дәүләт органы.

Суд приставларыннан халык, нигәдер, шүрләп тора. Яшерен-батырын түгел, әҗәтсез кеше бүген бик сирәктер ул. Машинада барганда тизлекне арттырсаң, сине шунда ук фото-видеога төшереп торучы камералар хәзер чат саен. Син әле штраф салулары турында белми калырга да мөмкинсең. Кайвакытта штрафлар турыдан-туры электрон почтага килә.

Юкка гына ДАИ хезмәткәрләре рейдларга суд приставлары хезмәткәрләре белән берлектә чыкмыйдыр. Әлеге дәүләт органнары массакүләм тикшерүләр вакытында гражданнарның әҗәтләрен исәпләп, түләү турында требованиеләр бирә. Бу оешма транспортка салынган штрафларны гына түгел, алиментларны эзләтеп алуны, суд карары буенча билгеләнгән административ җәзаларны үтәтүне дә контрольдә тота

. – Бүген районда 91 алиментчы исәпләнә, аларның алтысы – хатын-кыз. Җыелган штрафлар буенча производствода 1651 эш теркәлгән. Аларның гомуми суммасы 2 млн 755 мең сум тәшкил итә, – ди районның суд приставлары хезмәте җитәкчесе Гөлинә Сәхбиева.

Суд приставлары хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, алимент түләргә тиешле 91 кешенең 54е бурычларын үз теләкләре белән түләп барса, 37 әти-әнинең алиментлары эш урынында хезмәт хакыннан тотып калына. 16 әтинең алимент түләүдән качып йөрүе дә мәгълүм. Ел башыннан 3 райондашыбызга алимент түләүдән качып йөргәннәре өчен РФ Җинаять кодексының 157 маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Гаепленең берсе, мәҗбүри эшкә тартылып, бүгенге көндә рәсми рәвештә эш урыннарында хезмәт куя, икесенең эше судка җибәрелде. Алимент хезмәт хакының дүрттән бер өлешен тәшкил итә. Рәсми төстә эшләмәгән очракта алиментчы ай саен бер баласына 12400 сум акча күчереп барырга тиеш. Ике бала өчен бу сумма – 16500 сум, өч балага 24800 сум тәшкил итә.

Районның суд приставы хезмәтендә барлыгы 9 кеше эшли. Алар суд, башка органнар һәм урындагы затлар актларының дөрес һәм вакытында үтәлешен тәэмин итә. Шулай ук гражданнар һәм оешмаларның бозылган хокукларын, ирекләрен һәм мәнфәгатьләрен дә яклый. Суд барышында приставлар суд залындагы тынычлыкны тәэмин итүдә дә зур роль уйныйлар. –

Гражданнарның, юридик затларның мәнфәгатьләрен яклау белән бергә дәүләт законнары урнаштырган тәртипне тәэмин итүчеләр дә без. Судта төрле хәлләр булырга мөмкин. Залдагыларның талашып, үзара ызгышып киткән очраклары да еш күзәтелә. Андый хәлләр туганда, тәртип бозучыга кисәтү ясыйбыз. Кисәтү белән генә хәл ителмәгәндә, үз-үзен йөгәнли алмаган гражданга административ чара күрелә. Штрафлар, әҗәтләргә килгәндә, кайберәүләр булган бурычларын вакытында түләүне кичектереп килә. Андыйларны эзләп табып, кулларыннан җитәкләп алып барып диярлек түләттергән чаклар да бар. Бу мәсьәлә – намус эше. Һәркем үз гамәлләре өчен җавап бирергә өйрәнсен иде! – ди суд эшчәнлекләре тәртибен тәэмин итү буенча суд приставы Гөлшат Хәсәнова.

Суд приставлары хезмәте яшь оешма түгел. Әлеге һөнәр ияләре турында инде бабаларыбызның бабалары да хәбәрдар булган. Тарихи чыганакларга күз салсаң, суд приставлары турында беренче тапкыр Русьта феодализм чорында ук искә алына. Ул чакта приставлар эшкә гаскәр белән полицияне җәлеп итә алган, ә җәза рәвешендә хәтта каторга эшләре бирелә торган булган. Александр IIнең 1864 елгы суд реформасы тергезгән суд приставлары институты властька большевиклар килгәнче гамәлдә була. Аннары ул юкка чыгарыла һәм 1997 елда гына суд карарларын мәҗбүри үтәтү өлкәсен көйләүче махсус законнар кабул ителә.

1 ноябрьдә суд приставлары үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Түземлелек, вөҗдан аклыгы, кешелеклелек сыйфатлары таләп итүче катлаулы хезмәт ияләренә эшләрендә уңышлар телибез!

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мөслим-информ суд приставлар день судебных приставов