Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Сентябрь аена сынамышлар

Һава торышының нинди буласын халык табигатьтәге үзгәрешләрдән чыгып билгеләгән

Сентябрьдә күк күкрәсә, көз – җылы, кыш карлы булыр.

Сентябрь җылы һәм коры булса, кыш соңрак килә.

Сентябрь салкын булса, кышын кар тизрәк эри, яз тизрәк килә.

Пәрәвезләр күп очса, көз – җылы, кыш салкын килер.

Яфраклар коелырга ашыкмаса, зәмһәрир кыш көтә.

Сентябрьдә имәндә чикләвек күп икән, Раштуа алдыннан бураннар дулар.

Көзен каен яфраклары агачның очыннан саргая башласа, яз иртә, астан саргайса – соң килер.

Сентябрьдә кырмыскалар үлән өстендә чабышса, кар тирән булып ятар. Астан йөрсә, кыш озын булыр.

Торналар өстән очса, матур, җылы көз озак торыр.

9 сентябрьдә күктә өер-өер болытлар күренсә, кыска вакытлы яңгырлар явып узар.

10 сентябрьдә чикләвек – күп, гөмбә аз булса, кыш карлы һәм суык булыр.

11 сентябрьдә торналар җылы якка китсә, кыш иртә килер.

12 сентябрьдә пәрәвез үсемлекләргә чорналса, көннәр җылы торыр.

13 сентябрьдә көньяктан искән җил солы уңышының мул булуы турында сөйли.

Нәзилә Бәдертдинова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев