Суыта
Һава температурасы алдагы көннәрдә +15 градус тирәсендә тирбәләчәк.
Көне кояшлы булсада, суык. Бүген көн дәвамында һава температурасы+17 градустан артмаячак. "Алдагы ике көндә һава торышы тотрыксыз булыр дип фаразлана. Төньяк циклон яңгырлар, көчле җил һәм алга таба суыту алып киләчәк", - дип кисәтә синоптиклар. Иртәгә-берсекөнгә көндез максималь температура +15 градустан артмас кебек. Яңгырлар көтелә. Җилнең тизлеге секундына 12-14 метрга җитәргә мөмкин. Атна ахырына таба һава температурасы тагын да төшәр кебек: көндез +12 +10, төнлә нибары +4 +6 градус җылы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев