Суның кадере чишмә корыгач беленә
Көн саен район үзәгенә Ташлыяр чишмәсеннән 1440 кубометр су килә. Моннан тыш Мөслимдәге дүрт скважинадан 960 кубометр су алына. Ләкин барыбер халыкка су җитми. Сәбәбе – суны исраф итү.
Мөслим халкы, җәй җитте исә, суга интегә. Беркемгә дә сер түгел, сусызлык проблемасының башында халык үзе тора. Көне-төне яшелчәләрен су белән туендырган, бәрәңгесенә кадәр су сипкән райондашларыбыз нигә башкалар турында уйламый соң?! Аңлашыла бит инде: чамасын белеп кулланмасаң, су бөтен кешегә дә җитмәячәк.
– Соңгы елларда, үзәк суүткәргечкә ялганганнан соң, суган-кишергә юньләп су сипкәнем юк. Басуда да су сипмичә үсә бит алар. Атнага бер эләгәдер су. Аңа карап кына яшелчә-җимешсез калганым юк. Кыярга һәм чәчәкләргә көн саен сибәргә тырышам. Үзеңне генә уйлап яшәргә ярамый. Башкалар нәрсә эшләргә тиеш?! – ди райондашыбыз Мәдинә Әсадуллина.
Ташлыяр чишмәсе 9100 кешене су белән тәэмин итә. Тәүлегенә ул 424 тонна су кудыра. Чишмә секундына 19 литр су белән тәэмин итә. Яз-кыш халык суга интекми. Кышын нибары 600 кубометр су файдаланылуы мәгълүм. Халык суны кирәксә-кирәкмәсә дә агыза, теләсә ничек тота. Бер кеше бакчасына су сипсә, ун кеше сусыз кала, дигән сүз! Күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең күпчелеге сусызлыкта үзләре гаепле. Көн дәвамында бакчаларындагы яшелчәләренә, җиләк-җимешкә суны чиләкләп сипкәч, аның җитмәячәге көн кебек ачык бит!
– Безнең йортта декабрьдән бирле юньләп су юк. Сәбәбен сорап-сорап карадык, аңлата алмадылар. “Сезгә суны кушсак, нәрсәседер аерыла”, – диделәр дә вәссәлам. Пушкин урамындагы күпфатирлы 82 нче йортта яшибез. Кечкенә балабыз бар. Су төнлә генә килгәч, иртәнгәчә кер юып чыга идем. Йортыбызда иртән-көндез беренче катта су була, тик газ котелы кабынырга су басымы җитми. Баланы юындырырга суны кәстрүлләрдә кайнатсаң, өйдә чыдамалы түгел – эссе! Җәйгелеккә әниләргә күчтек. Басудан эшләп кайткан иремә дә, балаларыбызга да шулай уңайлырак. Башкача җай юк, – ди Алия Гарифуллина.
Барыр кешең булса, ярый да! Әле бит бөтен кешене дә колач җәеп әти-әнисе дә көтеп тормый. Халык, бигрәк тә күпфатирлы йортларда гомер итүчеләр җәйне куркып көтә. Үзәк суүткәргечкә ялганган шәхси йортларда яшәүчеләр дә вакыты-вакыты белән суның кимүе турында әйтә.
– Халык шулкадәр мәгънәсезгә әйләнде. Үзе турында гына уйлый. Алдагы атнада гына Кооператив урамындагы күпфатирлы йортның канализация чокырын чистарттык. Нәрсә генә чыкмады аннан: шешәсе дә, бүреге дә, көнкүреш әйберләре дә! Су белән дә шул ук хәл: кирәксә-кирәкмәсә дә агызалар. Бигрәк тә бакчаларына су сибүчеләр хәлне катлауландыра. Халыкның борчылуы урынлы: алар суга интегергә тиеш түгел. Законсыз төстә су кулланучы 12 райондашыбыз ачыкланды, аларга тиешле чаралар күреләчәк. Һәр көнне күзәтәбез: кичке бишләр җиткәч, су басымы 2,5 атмосфер кала. Халыкның эштән кайтып, бакчага чыккан вакыты бу. Алтыдан соң басым бөтенләй кими һәм ноль сызыгында кала. Халыкка уңайлы булсын өчен суның басымы 5 атмосфер булырга тиеш, – ди “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыяте җитәкчесе Ирек Заһидуллин.
Су белән тәэмин итүче оешма вәкилләре хәбәр итүенчә, урамдагы су трассаларына насос ялгап, су алучылар да байтак икән. Насос бөтен суны басым белән суырып ала. Җәйнең ямен бозган сусызлык бәби көткән әниләрне дә, кечкенә сабыйларны да, өлкәннәрне дә борчый. Коронавируска бәйле гигиена таләпләрен үтәү аеруча мөһим. Сабынлап кул юарлык суны каян алырга?!
Лилия Шәймиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев