РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы елга һәм сулыкларны пычраткан өчен торак-коммуналь хуҗалык һәм сәнәгать предприятиеләренә карата җаваплылыкны көчәйтергә ниятли. Әлеге уңайдан законга төзәтмәләр әзерләнә, дип хәбәр иткән журналистларга министр Сергей Донской. Бу хакта РИА-Новости яза.
Аңа кадәр РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Идел елгасының елдан-ел пычрануына кагылышлы вәзгыять буенча киңәшмә үткәргән иде. Ул әлеге проблеманы хәл итү буенча тиз арада чаралар күрергә йөкләмә бирде.
Донской сүзләренчә, законга канун бозуның конкрет төрләренә төгәллек кертүче төзәмәләр Дәүләт Думасына тапшырылган инде.
Нет комментариев