Сугышлар булмасын яңадан
Бөек Җиңүнең 74 еллыгы якынлашкан көннәрдә Мөслимдә яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Мансур Зиннуров белән әңгәмә кордык.
– Мансур абый, сугыш башлану турындагы хәбәрне кайда ишеттегез? Бу вакыттагы кичерешләрегезне хәтерлисезме?
– Сугыш башланганда мин Мөслим урта мәктәбен тәмамлаган идем. Райондагы укытучыларның күбесе ир-егетләр булып, аларның барысын да сугышка алып киттеләр. Ә без – 10 нчы классны тәмамлаган егет-кызларны мәктәпләргә укытучылар итеп җибәрделәр. Мине Олы Чакмак мәктәбенә укытучы итеп билгеләделәр. Сугыш башлануга әтием Зиннур фронтка китте. Ул Ленинград оборонасын саклауда катнашты. Әни миннән кечерәк биш бала белән авылда калды, әле әтиемнең әнисе дә бар иде.
– Сугышка ничә яшьтә алындыгыз? Дошманга каршы нинди хисләр белән киттегез? Җиңүгә ышаныч зур идеме?
– Бер ел укытканнан соң, 17 яшемдә чакыру буенча фронтка киттем. “Без барыбер җиңәбез!” дигән фикердә яшәдек. Комсомоллар бит без! Гвардия частенә эләктем. Беренче мәртәбә шунда аягым яраланды. Кыр госпиталендә дәваландым. Җиңүгә ышаныч бик зур иде. Шушы кадәр зур һәм бердәм ил фашистларга каршы нык торырга тиеш, дип уйладым.
– Мансур абый, Сезнең өчен иң куркыныч һәм авыр вакыт кайчан булды? Хәтерегезгә уелып калган вакыйгалар бармы?
– Аяк яралангач, мине разведчиклар курсына – укыту полкына җибәрделәр. Ике айдан артык өйрәнүләр үттем. 1943 елның ноябрендә разведчик булып хезмәт итә башладым. Бер заданиегә барырга туры килде: немец оборонасына барып, күзгә-күз очрашырга кирәк иде. Февраль ае бу, зәмһәрир суыклар… Миннән ерак түгел генә мина шартлады. Күзгә мина кыйпылчыгы эләкте. Яраланган күземне тотып, немец траншеясына егылганымны хәтерлим… Соңыннан белдем: задание уңышсыз булган, безнекеләр кире чигенгән. Сугышчан дустым – Башкортостанның Илеш районы егете Хәдимулла Зиннәтуллин, минем юк икәнне белеп, эзләп кайтырга дип, полковниктан рөхсәт сораган. “Башың ике булса, бар” дип җавап биргән полковник. Оборонадагы немецлар ягына мине эзләп киткән дустым. Төнлә белән мине траншеядан эзләп табып, өстерәп алып кайткан. Дүрт көн аңсыз ятканмын, иң авыр вакытлар булды. Исән калуыма ышанып та бетмәдем.
– Сезнең өчен дошман образы ниндирәк ул? Немец әсирләрен күргәнегез булдымы? Аларга мөнәсәбәт нинди иде?
– Гитлер кешеләрне сугышка үзе китергән дигән сүзләр дөрес булып чыкты. Бер заданиегә баргач, постта торган немец солдатын алып кайттык. Сазлык булгач, оборона бик ерак иде, биш километр чамасы барасы. Мәктәптә немец телен укыткач, берникадәр белә идем. Фашист солдатына сораулар бирәм: “Нигә безгә каршы сугышасыз, безнең халыкны үтерәсез?” – дим. “Без үзебез теләп килмибез! Әгәр бармасам, мине шунда ук атып үтерәләр. Безне сугышка мәҗбүри җибәрәләр”, – ди немец.
– Дошманның һәм совет гаскәрләренең кораллану дәрәҗәсе нинди иде?
– Немец гаскәрләре бик көчле коралланган иде. Танклар, самолетлар белән килде бит алар! Сугышның башлангыч чорында исә безнең солдатларга винтовкалар да җитәрлек булмады. Шуңа да карамастан, совет солдатларының рухы нык булды. Тылдагылар да барлык авырлыкларны җиңеп чыгарга әзер иде.
– Мансур абый, сугышчан дуслык турында да сөйләсәгез иде. Бер-береңә ярдәмләшү бар идеме?
– Бер-береңә ярдәм итү бик югары дәрәҗәдә иде. Хәдимулла Зиннәтуллин турында әйтеп уздым бит. Моннан да артык дуслыкны, моннан да артык кешелеклелекне күз алдына да китерә алмыйм. Үзенең гомерен кызганмыйча, мине коткарыр өчен немецлар арасына барып, мине эзләп табып алып кайтты бит! Дустымның батырлыгын мин беркайчан да онытмыйм...
– Сугыш тынып торган арада солдатлар вакытларын ничек үткәрде?
– Төрле чаклар булгандыр инде, ничек тә күңелле үткәрергә тырыштык. Концертлар белән киләләр иде. Фронт линияләрендә концерт бригадалары чыгышы була иде. Әле күзем яраланганчы да шул күзнең кабагына бәләкәй генә ярчык тигән иде. Санчастькә бардым. Ә анда кабул итүче старшина татар кешесе булып чыкты. Ул миңа җыр китабы бүләк итте. “Шул җырларны өйрәнеп бетерсәң, күзләрең бик тиз төзәлер”, – диде. Нинди генә вакыйгаларга очрасам да, әлеге китап минем белән булды. Туган ил, солдат хатлары турындагы җырларны җырлап җанга тынычлык ала идек.
Взвод командиры яһүд иде, ул рөхсәт иткәндә стройда да татарча җырладык.
– Сугышчан бүләкләрегез турында да сөйләгез әле. Алар нинди батырлыклар өчен бирелде?
– Дан ордены, Бөек Ватан сугышы ордены... Аларны саный китсәң, күп инде. Бер немец офицерын яланаяк килеш алып кайттык бервакыт. Разведка җитәкчесе яшь кенә егет иде. Шул медсанчастьтагы табибә кызга өйләнмәкче булган, полковниктан рөхсәт сораган. Менә шул полковник, уенын-чынын бергә кушып: “Немец офицерын тотып алып кайтсаң, өйләнергә рөхсәт!” дигән. Без – куркусыз җаннарга “тел” алып кайтырга туры килде. Аның өчен дә бүләккә лаек булдык.
– Фронттан кайткан вакытыгыз истәме? Сезне тылда ничек каршы алдылар?
– Ул көннәр әле дә хәтердә. 1945 елның августында Ижевскидагы госпитальдә ята идем. Транспорт юк вакытлар. Алай да Яр Чаллыга кадәр кайтып җиттем. Шәһәрдән Мөслимгә кай тирәдән чыгып китәсен беләм. Басып торам шулай. Күрәм: ике ат кайта. Туктаттым, Мөслим кешеләре булып чыкты. Мөслимнән керосин ташыйлар икән. Кечкенә генә чемоданым да бар иде. Мәллә тавын менгән чагында ат менә алмый гына бит. Мәллә чокырына төшеп, атны байтак кына ашатып, этә-төртә кайттык. Минем кайтуны алдан киткән аттагылар хәбәр иткән. Әткәйнең әнисе, әнием каршыга җәяүләп килә иде инде. Икесендә дә – киндер күлмәк, киндер ыштан. Бер ерак туганыбызның өенә кердек. Сугыш вакытында янгын чыгып, өебез янып беткән булган. Яши башладык, өй тулы кеше...
– Ил азатлыгы өчен көрәш сезнең алдагы тормышыгызга тәэсир иттеме?
– Кайткач, дөнья хәлен белеп булмас дип, сугыш белеме өйрәндек. Противогазлар, автоматлар, уставлар... барысын да үзләштерде авыл халкы. Сугыштан кайткач, Олы Чакмакта тагын бер ел эшләдем. Хәрби әзерлек дәресләре дә укыттым. 50гә якын укучы арасында үземнең яшьтәшләр дә бар иде...
– Ул елларда фронтовикларга мөнәсәбәт нинди иде?
– Фронтовикларга хөрмәт зур булды, башкача мөмкин дә түгел иде. 70кә якын фронтовик укытучы бар иде без сугыштан кайткан чорларда... Хәзер дә мөнәсәбәт яхшы безгә, Аллага шөкер. Халкыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераннары турында дәүләтебез зур кайгыртучанлык күрсәтә.
Иң зур теләгем – яңадан сугышлар булмасын. Халкыбыз иркен, матур, тыныч тормышта яши. Киләчәктә дә аяз күкле, күңелле тормыш телим, бәхетле яшик!
Әңгәмәдәш – Лилия Шәймиева.
Фото – “Мөслим-информ”
архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев