Сугышчан бүләкләр нәрсә турында сөйли?
Рус Шуган мәктәбе музеенда сакланучы хәрби бүләкләр тарихы турында
Рус Шуган мәктәбенең туган якны өйрәнү музеенда бик күп документлар, фотолар, Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекләр бар. Алар арасында якташларыбызның сугышчан бүләкләре дә урын алган. Яшь буын, ветераннарның фотоларына карап: “Сугышта катнашучыларның барысы да фронттан медальләр һәм орденнар белән кайткан”, – дип уйлый. Ләкин бу дөреслеккә бик үк туры килми. Совет солдатлары, бабаларыбыз бүләкләр өчен түгел, ә туган җир, социалистик Ватан өчен сугышканнар! Гади солдатны да, кызылармеецны да бу бүләкләр белән иркәләмәгәннәр.
А. Твардовскийның Василий Теркины сүзләрен хәтердә яңартыйк:
“Нет, ребята, я не гордый.
Не загадывая вдаль,
Так скажу: зачем мне орден?
Я согласен на медаль”.
Сугыштан кайтмаган солдатларга медальләр бөтенләй диярлек эләкмәгән. Ватан өчен гомерләрен биргән 150дән артык шуганлының бишесе генә хәрби бүләкләргә лаек булган. Уйлап карагыз, нибары биш кеше!
Дмитрий Кривошеев Кызыл Армиягә 1941 елда алына. 1129нчы гвардия полкы командиры, Советлар Союзы Герое, подполковник Гаркуша кул куйган I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләү кәгазендә: “Прут елгасының уң ярында взвод командиры кече лейтенант Д.Кривошеев һөҗүм вакытында үзен батыр һәм куркусыз офицер итеп күрсәтте”, – дип язылган.
Взвод дошманның 60тан артык солдатын юк итә. Взвод командиры солдатларны контрһөҗүмгә күтәрә һәм дошман траншеяларын алуны тәэмин итә. 1944нче елның 3 апрелендә Дмитрий Кривошеев һәлак була.
Сидор Поганкин 1942нче елның 11 августында 18 яшендә фронтка китә. 152нче укчы дивизиянең 1944нче елның 31 мартындагы боерыгы белән кече лейтенант, взвод командиры С. Поганкин “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә. Бүләкләү кәгазендә Шевченко хуторы янында дошманны куып барган взводның фашистларның 40 солдатын әсир итүе, командирның 5 немецны юк итүе турында әйтелә. Лейтенант Сидор Поганкин 1944 елның июлендә батырларча һәлак була һәм Белоруссиядә Живица-Польна авылы янында җирләнә.
Фирдәүс Фәрхетдинов,
Рус Шуган мәктәбе директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев