Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Суда шаяру – акылсызлык

Елга-күлләрдә һәм башка табигый сулыкларда су коену куркыныч тудыра.

Санкцияләнмәгән кое­ну урыннары су керү өчен тиешенчә әзерләнмәгән. Ан­дый сулыкларның сыйфаты контрольгә алынмый, коткару хезмәте дә юк. Санкцияләнмәгән коену урыннарының юын­тык сулар, гидротехник корыл­малар янында урнашуы кеше сәламәтлеге өчен куркыныч ту­дыра.

Җирлегебездә су коену сезо­ны ачылуга җаваплы карыйлар. Пляж зонасын эшләтеп җибәрүнең мәҗбүри шарты – коткаручы- матросның, ягъни тиешле әзерлекне узган кешеләрнең булуы.

– Районыбыз коткаручылары ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлы­гы каршында эшләүче Яр Чаллы эзләү-коткару хезмәтендә белем күтәрә. Ык елгасының пляж зона­сында гражданнарның имин ялын тәэмин итү буенча алар җавап бирә. Сулыкларда ял итү, коену бары тик җентекле тикшерү үтеп, су анализ­лары пробага алынгач кына рөхсәт ителә. Үз белдегең белән теләсә кайда су керү төрле авыруларга китерергә, эпидемия хәленең катлаулануына, бәхетсезлек очракларына китерергә мөмкин, – ди район Башкарма коми­теты җитәкчесе Ирек Салихҗанов.

Татарстанда коену сезоны 1июньнән 31 августка кадәр дәвам итә иде. Быел тотрыклы һава то­рышы урнашты дип әйтеп булмый. Әмма бу көннәрдә кояш кыздыра башлады. Шулай да су салкын әле. Эссе көннәр башланды дип, су кереп, ангина белән авыручылар саны арт­ты, ди фельдшерлар.

– Сулыкларда саклык чараларын төгәл үтәү зарур. Узган ел коену сезо­нында җирлегебездә биш кеше батып үлде, шуларның берсе – бала. Су тем­пературасы 17-19 градус җылылыкка җиткәч кенә коенырга ярый. Спирт­лы эчемлекләр кулланган яки бик каты тирләгән килеш суга керергә ярамый. Суда шаяру, батыр булып кы­лану – акылсызлык, – ди ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим бүлеге буенча әйдәүче бел­гече Ленар Фәрхетдинов.

Санитар-эпидемиологик имин­лекне тәэмин итү максатыннан рөхсәт ителмәгән сулыкларда кое­нуны тыю турында аншлаглар ур­наштырырга һәм сезон дәвамында аларның сакланышын контрольдә тотарга, санкцияләнмәгән коену урыннарында яр буе зонасын чистар­тып тору таләп ителә.

– Коену сезоны вакытын­да өлкәннәрдән аеруча игътибар һәм саклык сорала. Мәктәп яны һәм сәламәтләндерү лагерьларын­да “Җәйге чорда су объектларын­да үз-үзеңне тоту һәм иминлек кагыйдәләре” темасына дәресләр оештырыла. Балаларның ял итү урыннарында мәгълүмат стендлары булырга тиеш, – ди Ирек Салихҗанов. – Кечкенәләр өлкәннәрдән башка су буена төшмәсен иде. Балаларның үзләрен генә балык тотарга җибәрү дә куркыныч. Саклык кагыйдәләрен онытмыйк!

Белгечләр хәбәр итүенчә, сулы­клар территориясен контрольдә тоту өчен җәяүле патрульләр һәм коткару постлары булдырылачак.

Балалар җәй көне күпвакыт үз иркендә. Бәла-казалардан саклану өчен әти-әниләр сабыйларының кай­да һәм кем белән йөрүләренә, вакыт­ны ничек үткәрүләренә игътибар ит­сен иде.

Фото – “Мөслим–информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев