Суд залыннан. Сине югалтасым килми!
Илсөя белән Рәшит кечкенәдән бергә уйнап үстеләр. Аларны күршеләре дә, классташлары, хәтта укытучылары да “кияү белән кәләш” дип йөрттеләр. Мәктәпне тәмамлау белән икесе дә район үзәгендәге һөнәри белем бирү йортына – техникумга юл тоттылар. Илсөя – пешекче, Рәшит тракторчы-машинист һөнәрен үзләштереп, үзләре яшәгән җирлектә сайлаган һөнәрләре буенча эшли башладылар. Балачактан бергә, кулга- кул тотынып йөргән егет белән кыз көзгә туй итәбез дип йөргәндә Рәшиткә хәрби хезмәткә чакыру кәгазе тапшырдылар. Аерылышулар бик авыр булды. Күп дигәндә ике-өч көн күрешми торган яшь пар өчен армия мәктәбе зур сынау иде. Бу сынауны алар үтә алмады...
Төгәл ике ай дәвамында Хабаровск өлкәсе белән Мөслим арасында мәхәббәт тулы хатлар, телеграмма-открыткалар йөрде. Тора-бара алар сирәгәйде һәм бөтенләй тукталды. Илсөя башта сагынуын әдәби китаплар укып басса, алга таба шәһәрдән кайткан кунак кызлары белән төнге клубларга йөрергә өйрәнеп китте. Сөйгәненнән хат-хәбәр көтеп алҗаган егет тә тик ятмады. Увольнение вакытында часть командирының кызы Наташа белән танышты. Рәшит белән Наташа кайнар хисләр дулкынында йөзде. Ләкин Рәшит моның чын сөю түгел икәнен аңлаганда соң иде инде. Наташа бер айдан солдат егетне “әти буласың” дип сөендерде. Шунысы кызык, Илсөя дә шул ук көнне үзенең авырга узганын белде. ...Клубта очраклы рәвештә бер егет белән танышкан иде кыз. Икенче көнне иртән чит кочакта уянгач кына айныды. Тормышына кара тамга салганын аңлаганда соң иде...
– Зыян күрүче Рәшит Сәрвәров сүзләреннән аңлашылганча, 2020нче елның 10 июнендә ул өйгә исерек хәлдә кайта һәм өйдәше Илсөя Фәсхиева белән икесе арасында ызгыш чыга. Бер-берсенә начар сүзләр әйтешкәннән соң, Рәшит Сәрвәров диванга барып ята. Аш бүлмәсендә бәрәңге әрчеп утырган җиреннән кинәт торып, Илсөя Фәсхиева аның эченә пычак белән кадый...
Дәүләт гаепләүчесенең сүзләрен ишетмәскә теләп, Илсөя куллары белән колакларын каплады. Вакыйгалар янәдән күз алдына килеп басты...
Ул көнне Рәшит кенә түгел, үзе дә яхшы гына “салган” иде. Кай арада пычак күтәреп кадады соң ул?! Бу юньсез уй аңа ничек килде дә, бу адымга нәрсә этәрде соң аны? Урыныннан кузгала алмыйча, Рәшитнең ярасыннан кан агуын күзәтте Илсөя. Аннан, һушына килеп, яраны бәйләмәкче булды. Тик канны туктатам димә! Үзенең нинди җинаять кылуын аңлап, Илсөя район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә шалтыратты. “Мин кеше үтердем...” Телефонның икенче башында җан өшеткеч сүзләрне ишеткән фельдшер да тораташтай катып калгандыр, мөгаен. Озак кына җавап бирүче булмады. Илсөянең: “Ярдәм итегез!” дип кычкырган тавышыннан сискәнде хәтта. Беренче ярдәм күрсәтеп, ирне хастаханәгә алып килделәр. Бәхеткә, ул исән. Рәшиткә операция ясадылар. “Күлмәкчән туган”, – диде табиблар. Тагын биш минутка соңарсалар, ирне саклап калып булмасы көн кебек ачык иде...
– Рәшит Сәрвәров алган тән җәрәхәте кеше тормышы өчен куркыныч, зыян күрүченең сәламәтлегенә авыр зыян китерелгән. Илсөя Фәсхиевага инкриминация ясалган вакытта аның исерек хәлдә булуы ачыкланган. Бу 2020нче елның 19 июнендәге 150 санлы медицина тикшерүе акты белән раслана. Җинаятьнең иҗтимагый куркыныч дәрәҗәсен һәм авырлыгын исәпкә алып, суд аның кылган җинаятен йомшарту мөмкин түгел, дип саный. Ләкин җәза чарасын билгеләгәндә, суд аның үз гаебен тануын, беренче медицина ярдәме күрсәтүен исәпкә алып, боларны җәза билгеләгәндә йомшартучы хәл дип таный...
Дәүләт гаепләүчесенең нотык кебек тоелган чыгышы Илсөянең колагында кабат-кабат яңгырады.
– Суд И. Фәсхиеваны РФ Җинаятьләр кодексының 111 маддәсе 2 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таный һәм өч елга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгели. РФ Җинаятьләр кодексының 73 маддәсе нигезендә билгеләнгән җәзаны бер ел сынау срогы белән шартлы дип санарга. Хөкем ителүче сынау чорында айга ике тапкыр хөкем ителүчене төзәтүне гамәлгә ашыручы оешмада теркәлеп торырга тиеш...
Хөкемдарның авыр чүкече өстәлгә түгел, йөрәккә төште диярсең...
... Әйе, Илсөя белән Рәшитнең читтәге мәхәббәт маҗаралары озакка бармады. Рус кызы Наташаның үзенә өйләнсен өчен авырга уздым дип алдалавы да бик тиз ачыкланды. Өч ел яшәп, бер мәртәбә дә балага узмаган марҗа хатынын аерып туган якларына кайткан егет беренче мәхәббәте Илсөяне эзләп тапты. Көмәнен төшереп, авыл халкының сөяксез теленнән качып, Илсөя шәһәр кафеларының берсендә пешекче булып эшли иде. Һаман да бер-берсе өчен өзелеп торган егет белән кыз ике арада булган хаталарны кичереп, янәдән бергә тора башлады. Фаҗига булган көнне Рәшит дустының бәби тәпиен юып кайткан иде. Илсөягә бу ошамады. Хәер, хатын ул көнне үзе дә эчкән иде шул. Гөнаһ шомлыгы диген, моңарчы шампан шәрабеннән башка бер нәрсә эчмәгән Илсөя бу көнне, иптәш кызының кыставына бирешеп, коньяк эчте. Рәшитнең армиядә чакта үзенә хыянәт итүе дә искә төште, башка үпкә-зарлар да... Кул пычакка үрелде...
Суд залынд а башыннан кичкәннәрне уйлый-уйлый шашар дәрәҗәгә җиткән Илсөя хөкемдарга күзләрен дә күтәреп карамады. “Җир тишегенә кереп китәр идем”, – дип уйлады ул...
Суд залыннан иреккә чыгарылган Илсөяне ишек катында Рәшит көтеп тора иде. Сүзләре киләчәккә ышаныч, өмет булып яңгырады: “Яңадан ул еланны йортыбызга кертмик, Илсөя! Минем сине югалтасым килми!”
Исемнәр үзгәртеп бирелде.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев