Суд залыннан. “Хаталар өчен түлисе шул...”
Ләйсән белән Алсу күрешсәләр, сөйләшеп сүзләре бетми иде. Ялгыз гына бала тәрбияләүче хатыннарның шуннан башка уртак темасы да юк кебек. Ник дигәндә, Ләйсән – шәһәр кызы, югары белемле педагог-социолог. Ә Алсу... Көчкә мәктәпне тәмамлаган кызны хәтта район үзәгендәге һөнәри көллияткә дә авырсынып кына алдылар. Авызыннан һәрвакыт тәмәке исе аңкыган Алсу “төшергәләп” килергә дә читенсенми иде. “Анасы нинди - баласы шундый” диләрме әле?!
...Мулла кушкан саф татарча исемен (Вәсимә!) Виолеттага үзгәрткәннән соң, Алсуның әнисен алыштырдылар диярсең! Әле генә якты дөньядан вакытсыз киткән тормыш иптәше Шамилне уйлап яшь түккән хатын авыл зиратының кайда урнашканын да онытты кебек. Йөри торгач, эшеннән үк кудылар үзен. Район хастаханәсендә санитарка булып эшләгән хатын юеш идән чүпрәге белән бер түрәнең хәләл җефетенә кизәнгәч, җитәкчелекнең түземлеге соңгы ноктасына җитте. Вәсимә эшсез калды. Медицина институтының б еренче курсын да тәмамлый алмыйча укудан куылган Вәсимә-Виолетта район гәҗитенә “сиделка хезмәте күрсәтәм”, “массаж ясыйм” кебек игъланнар да биреп карады. Ләкин бу өлкәләрдә бернинди белеме һәм эш тәҗрибәсе булмаган Вәсимә хезмәтләреннән файдаланучы булмады. Район үзәгендә яшәүчеләр бер-берсенең тормышын яхшы белә. Хатынның тормыш төпкеленә әкренләп тәгәрәвен сизми калмадылар, әлбәттә.
– Ашарга тагын бернәрсә дә юкмыни, әни?! Мин бит су эчеп кенә тора алмыйм! Кибеттән 20 сумлык коржик та алып булмасын инде, ә! Уйлап тап берәр нәрсә! Эшкә кер! Болай ятма!
Әнисенә “үгет-нәсихәт” бирүче Алсу үзе дә тормышка күзе ачылып бетмәгән риясыз сабый гына иде әле. Тиздән ул да әнисе үрнәгендә яши башлады. Башта сырага үрелде, аннан катырак эчемлекләрне дә “якын дус итте”. Өйгә кайтмый калган чаклары да әз булмады кызның. Мәктәпне көчкә “өчле”гә тәмамлаган кызны 9 сыйныфтан соң район үзәгендәге көллияткә кертер өчен аз тырышмады укытучылары. “Нинди булса да һөнәр алыр, кулы эш белгән югалмас” дигән фикердән чыгып эш йөрткән укытучылары ялгышты. Кызның укыйсы килми иде. Пешекче һөнәрен үзләштерүче кыз практика үткәндә ашханәдә ике мәртәбә ут чыгара язды! Шуннан остазлары аңа кул селтәде. Кулыннан эш килмәсә дә, Алсу бик чибәр иде. Матурлыгы белән егетләрнең һушын алучы кыз авырга узды һәм тугыз айдан сау-сәламәт кыз бала алып кайтты.
Бу хәлдән соң Вәсимә- Виолетта аңына килгәндәй булды. Өйдәге бөтен шешәләрне кырып-себереп түккәннән соң, ул ялт иттереп бүлмәләрне юып чыкты һәм тормышны үзгәртергә дигән ныклы карарга килде. Яшь балага памперсы да, чүпрәк-чапрагы да, башкасы да кирәк. Алсу, күкрәкләрем ямьсезләнә дип, нарасыен имезүдән баш тарткач, нәнигә сөт ризыклары алу өчен дә әллә никадәр акча кирәк булды!
...Суд залы. Вәсимәнең бу бинада беренче мәртәбә генә утыруы түгел. Ишек- тәрәзәләре тимер рәшәткәле бу бинада икенче тапкыр хөкем карарын көтә хатын...
– Виолетта Харис кызы Галләмова, моңарчы да районның өченче санлы суд участогы тарафыннан гаепле дип табылып, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 14.17.1 маддәсе 1 өлеше нигезендә 30 мең сум күләмендә административ җәзага тартылган иде. Аңа физик затларга спиртлы продукцияне ваклап саткан өчен административ җәзага салынган иде. Галләмова, үз гамәлләреннән сабак алмыйча, янәдән кыңгыр юлга барган. Эксперт бәяләмәсе нигезендә ул янәдән 1 литр күләмендә – җәмгысе 400 сумлык спиртлы сыекча саткан. Тикшерү аның катылыгы 32,3 процент тәшкил итә, дип күрсәтте. Хөрмәтле хөкемдар, Галләмовага карата каты җәза билгеләвегезне сорыйм.
Дәүләт гаепләүчесенең аны якламаячагын белсә дә, Вәсимә-Виолетта бу кадәр үк булыр дип уйламаган иде.
– Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды һәм аны алкоголь сатуга этәргән сәбәпләрне күрсәтте. Аңлыйм, кечкенә бала җинаять юлына басуга сәбәп була алмый. Ләкин Галләмованың 19 яше тулган кызы һәм 1 яшьлек оныгы булуын исәпкә алып, йомшаграк җәза бирүегезне сорар идем.
Дәүләт яклаучысы Вәсимәне чын күңелдән жәлли һәм ярдәм итәргә тели иде...
Ә бит Вәсимә, яшәү рәвешен үзгәрткәннән соң, идән юучы булып кибеткә эшкә урнашты. Кичке ун тулганда яшьләрнең сыра яисә аракы алырга йөгерүен күреп, ул акчасызлыктан чыгу юлын тапкан кебек булды. Арзан бәягә көмешкә куа торган аппарат кайтарды. Мари авылына барып, көмешкә ясау “серләренә” төшенеп кайтты. Бөтен шартын китереп ясаган эчемлекне тиздән сата да башлады. Тик бу кәсептә дә “конкурентлар” бар икән! Вәсимәнең яңа киемнәрен күреп, тәмле ашавын белеп, озын телләр: “Күршебез ялган аракы эчеп агуланды”, – дип, Вәсимә өстеннән шикаять яздылар. Контроль сатып алу оештырылды. Вәсимә үзен тикшерәләр дип уйламады да! Кызының дусты Ләйсән белән бер егет көмешкә сорагач, Вәсимә аларга 0,5 литрлы ике шешә сыекча тоттырды. Акчаларның тамгалы булуын гына белмәде хатын! Ләйсәннең сөйгәне сыйфатында өенә үткән егет район эчке эшләр бүлегенең өлкән оперуполномоченные иде! Вакыйгаларның барысына да Ләйсән сәбәпче булган икән! Тормышларының бераз җайлануыннан, Алсуның инде эчкече кызы булмавыннан чын мәгънәсендә көнләшкән кыз үч алуның башка юлын таба алмаган, күрәсең! Вәсимә белә: көмешкә сату матур гамәл түгел, законга сыймый! Ул бит оныгын ачка тилмертмәс өчен шушы юлны сайлады. Хаталар өчен түлисе шул...
– РФ Җинаятьләр кодексының 61 маддәсе 1 өлеше нигезендә суд гаепләнүченең үз гаебен тануын һәм тәүбә итүен җиңеләйтүче хәл дип таный. Җәза чарасын сайлаганда суд гаепләнүченең яшәү урыны буенча уңай характерлануын да истә тота. Гаебен йомшартучы хәлләрне исәпкә алып, суд Галләмовага карата төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләү мөмкин, дип саный. Бәян ителгәннәр нигезендә һәм РФ Җинаятьләр кодексының 306, 307, 309 маддәләренә таянып, суд Галләмованы гаепле дип таныды һәм хезмәт хакының 5 процентын дәүләт кеременә тотып, алты ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләргә, дигән карар чыгара...
Хөкемдарның авыр чүкече өстәлгә төште. Әллә тынлыкны бозган тавыштан, әллә башка сәбәп белән Вәсимәнең йөрәге сыкрап куйды. Бу минутларда өйдә әбисен көтеп гаҗиз булган бер яшьлек оныгы, тамагы ачып, илерә-илерә елый иде...
(Исемнәр үзгәртелеп бирелде).
Лилия Шәймиева.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев