Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Су проблемасын чишүгә алындык

Үзара салым акчасының җирлекләрдәге юллар, утлар проблемасын чишүгә ярдәм итүен авыл халкы үз җирлекләре мисалында яхшы белә. Әлеге мәсьәләләргә чишелеш табылуга, авылларда су проблемасы да калкып чыкты. Күпчелек җирлекләр бүген нәкъ менә шушы мәсьәләне хәл итүгә алынды. Быел Вәрәшбаш җирлегендә дә әлеге тармакка игътибар бирелгән. Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы Зинфира Маннапова белән шулар хакында сөйләштек.

–Зинфира Мирхаҗияновна, җирлектә салым акчасы күп җыеламы, авыл халкының активлыгы нинди?
– Үзара салым акчасын җыю буенча үткәрелгән референдумда авылдашларыбыз актив катнашты. Халыктан җыелган үзара салым акчасы, дәүләт тарафыннан финансланып, җирлекләрдә күләмле эшләр башкарылды. Акча авылыбызның социаль йөзен үзгәртүгә сарыф ителде. Вәрәшбаш авыл җирлегенә керүче ике авылда да урам утлары һәм юл мәсьәләләре хәл ителде, дияргә була. Быел төп игътибарны җирлектәге су линияләрен ремонтлауга юнәлттек, халыкны чиста су белән тәэмин итү буенча санитар зоналар әйләндереп алынды, су башняларының павильоннары яңартылды, су насослары алыштырылды, кое янындагы хуҗалыкларга су ялгана торган торбалар яңартыла башлады. Быел, мәсәлән, Иске Вәрәш авылында линияләргә су бирүче 10 коеның крестовинасын алыштырдык. Насос урнаштырылган бинаны тышлап, идәнен бетонлап куйдык. Әлеге эшләр киләсе елда да дәвам итәчәк. Бүген җирлектә су белән тәэмин итүче башня бар. Ике авылда башня насослары алыштырылды. Иске Вәрәштә су насосын ике тапкыр алыштырырга туры килде. Алдагы елда да су тармагы буенча планлаштырылган эшләребез бар әле.
– Авыл эчендәге юлларны төзекләндерү һәм аларны карау буенча да үзара салым акчасы нәтиҗәле файдаланыла дип буламы?
– Ел саен үзара салым акчасының 700 мең сумга якыны юлларны карау һәм төзекләндерү өчен сарыф ителә. Вәрәшбаш зиратына баручы юл булмау сәбәпле, кышкы һәм язгы-көзге чорда җайсызлык туа иде. Былтыр әлеге юлда күпер ясаган булсак, быел зират юлын ясау бәхетенә ирештек. “Мост” җәмгыяте егетләре бу эшне сыйфатлы итеп башкарды. Ике авылда да җәйге һәм кышкы чорларда юллар чистартылып һәм каралып тора, моның өчен салым акчасының 250 мең сумы кулланыла. Кышкы чорда юлларны чистарту эшен – крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Әбүзәр Латыйпов, җәен “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе башкара. 
Иске Вәрәш авылында Үзәк урамда 0,9 км арада асфальт түшәлгән юл бар. Ул начарланып, чокырланып беткән иде. Быел бу урамда ремонт эшләре башкарылды. 
– Авылларның йөзен үзгәртү, территориясен матурлау буенча тагын нинди эшләр башкарылды?
– Билгеле булганча, үзара салым акчасы урамнарны яктырту өчен дә тотыла. Бүген ике авылда 72 ноктада светодиодлы лампалар куелган. Аларның янып чыкканнарын ел дәвамында алыштырып торабыз. Бу эштә безгә “Мөслим утлары” оешмасы ярдәм итә. 
Иске Вәрәш авылында Сабантуй мәйданын үзәккә күчердек. Әлеге мәйданны профнастил койма белән әйләндереп алдык, утыру өчен трибуналар урнаштырылды. Вәрәшбаш авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә урнаштырылган стеланы яңарту эше быел да дәвам итте, аның мәйданы койма белән әйләндереп алынды. Киләсе елга стела урнашкан территорияне брусчатка белән әйләндереп алырга планлаштырабыз. Вәрәшбашта балалар мәйданчыгы да урнаштырылды. Бу эшләр өчен 660 мең сум күләмендә үзара салым акчасы кулланылды. 
– Вәрәшбаш авыл җирлеге узып баручы елны нәтиҗәле эшләр белән төгәлли дияргә тулы нигез бар, димәк?
– Шөкер, 2019нчы елда да нәтиҗәле эшләр башкарылды. Бүген җирлегебездә “Август-Мөслим” агрофирмасы, “Исламов”, “Шәңгәрәев” кебек эре крестьян-фермер хуҗалыклары белән беррәттән Әбүзәр Латыйпов, Тимур Галимов, Гөлдәмия Азизова кебек эшмәкәрләребез бар. Күпләп терлек асраучы Энҗе Галимова, Әссәр Җәләлов, Әлфир Сабиров, Ирхәт Галиев, Илнур Латыйпов гаиләләре дә күпләргә үрнәк булып тора. Алар һәм шәхси эшчәнлек алып баручы гражданнарыбыз – авыл җирлегенең таянычы, дияр идем. Алар авыл җирлегенең социаль-икътисадый үсешенә ярдәм итәләр, халыкны эш белән тәэмин итүдә булышлык күрсәтәләр. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәдәният йортлары һәм китапханәләрдә, фельдшер-акушерлык пунктларында да сыйфатлы хезмәт күрсәтелә. Киләчәктә дә җирлегебезнең социаль йөзен матурлауда бергәләп эшләрбез дип ышанам.

Әңгәмәдәш – Фәридә Гайнетдинова. 
Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев