Су кадерен белик
“Мөслим инженерлык челтәрләре” оешмасы район үзәгендәге оешма-учреждениеләргә, күпфатирлы йортларга жылылык, су бирү һәм юынтык суларны түгү, канализация хезмәтләре күрсәтә.
Быел су белән тәэмин итү аеруча проблемалы булды.
“Мөслим инженерлык челтәрләре” оешмасы район үзәгендәге оешма-учреждениеләргә, күпфатирлы йортларга жылылык, су бирү һәм юынтык суларны түгү, канализация хезмәтләре күрсәтә.
Су белән тәэмин итү, юынтык суларны түгү, канализация хезмәтләреннән шәхси йортларда яшәүчеләр дә файдалана. Һәм бу төр хезмәтләр иң катлаулылары булып санала. Быел су белән тәэмин итү аеруча проблемалы булды. Су кытлыгын бетерү өчен нинди эшләр башкарыла? “Мөслим инженерлык челтәрләре” оешмасы җитәкчесе Ирек Заһидуллин белән шул хакта сөйләштек.
– Ирек Рифович, Мөслим һәм Катмыш авылларын ничә скважина су белән тәэмин итә?
– Мөслим һәм Катмыш авыллары халкын Ташлыяр, Госман һәм Дуслык чишмәләре суы белән тәэмин итәбез. Болардан тыш бүгенге көндә тагын 2 су скважинасы эшли. Башня янындагы 2 скважина гамәлдән чыкты, аларны ремонтларга кирәк. Бер скважина ишелгән иде. Аны эшләтеп җибәрү буенча эш башкарылды. Моның өчен Сарман районыннан компрессор алып кайтып урнаштырдык.
– 1 июльдән суның бер кубометры өчен түләү дә үзгәрде дип беләбез.
– Моңа кадәр суның бер кубометры 26 сум 70 тиен тәшкил итә иде. 1 июльдән бәя 1 сум 50 тиенгә артты, ягъни хәзер ул 28 сум 20 тиен булачак. Башка районнар белән чагыштырганда иң түбән бәя – бездә. Татарстан буенча суның хакы уртача – 37 сум 36 тиен. Мөслим авылында судан 1616 шәхси йорт файдалана. Катмыш авылында 51 абонентыбыз бар. Күпфатирлы 60 йортта яшәүчеләр дә без биргән судан файдалана. Күпчелек йортларда су куллануны исәпләүче счетчиклар урнаштырылган. 27 абонент суга норматив буенча түли.
– Торак йортлар саны арту халыкны су белән тәэмин итү мәсьәләсен кабыргасы белән куя.
– Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының 2012нче елның 21 августындагы 131/0 санлы боерыгы нигезендә, айга бер кеше файдаланган су норматив буенча 6,37 кубометр тәшкил итәргә тиеш. Бездә исә, Мөслим белән Катмыш авылларында яшәүчеләр санын уртача 9000 кеше дип алганда, норматив буенча кеше башына бер айга 2,29 кубометр су килеп чыга. Бүгенге көндә 989 кубометр су күтәрелә. Халыкны тулаем су белэн тәэмин итү өчен көнгә тагын 1763 кубометр су күтәрергә кирәк. Су күп кулланыла. Шул сәбәпле тагын сигез скважина борауларга кирәк. Бер яңа скважина төзү 133 мең 550 сумга төшә.
– Ирек Рифович, күпме су күтәрелгән, күпмесе файдаланылган? Газета укучыларыбыз өчен бу саннар да кызыклы булыр иде.
– 2020 елның биш аенда 92009 кубометр су күтәргәнбез, быел бу күрсәткеч 95723 кубометрга тигез. Узган елның июнь аенда 17917 кубометр су күтәргән булсак, быел июнь аенда күтәрелгән су күләме 27768 кубометр тәшкил итә. Бу алдагы ел күрсәткече белән чагыштырганда 55 процентка күбрәк.
Соңгы вакытта районда суга кытлык нык сизелә. Быел 6 айда 178035 кубометр су күтәрелгән. Шуның 123491 кубометры реализацияләнгән. Югалган су күләме – 54544 кубометр. Бу күтәрелгән суның 31 процентын тәшкил итә. Суны урлашып кулланучылар күп, дигән сүз. Намуссыз абонентларны ачыклау өстендә эшлибез. Халыкның хәленә кереп, су бирүне өзүгә кадәр барып җитмәдек әлегә. Суны кулланып та, моның өчен түләмәгән 12 абонентка судка кадәр дәгъва кәгазьләре җибәрелде.
Хәзерге вакытта элеккеге Киров исемендге колхоз заправкасы янындагы скважинаны кушу буенча эш бара. Чокыры казылды, торба салу өчен кабельләр кирәк. Кабельга счет алдык. Ул Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рунар Сәхбетдиновка тапшырылды.
Мөнирә Арсланова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев