Су өчен кайда түлисе?
Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен яңалык бар: 1 гыйнвардан су белән тәэмин итү һәм юынтык сулар өчен “Мөслим инженерлык челтәрләре”җәмгыяте җаваплы булачак. Шәхси йортта яшәүчеләргә түләү тәртибе элеккечә кала.
– Мөслим идарәче компаниясе абонентлар сарыф иткән суга түләүне тулысынча контрольдә тота алмый. Факттагы түләүләр шактый аерыла. Шуңа күрә без абонентлар белән турыдан-туры эшләргә булдык. Су белән тәэмин итүдә проблемалар туса, аварияләр була калса да, мәсьәләләр җиңел чишелеш табыр, дип уйлыйбыз, – ди “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыяте җитәкчесе Ирек Заһидуллин.
Шәхси йортл а рд а яшәүчеләр су күрсәткечләре турында һәр айның 20нче числосына кадәр, 2-54- 46 телефонына шалтыратып, хәбәр итәргә тиеш. Ә күпфатирлы йортларда гомер итүчеләр су күрсәткечләрен һәр айның 25нче числосына кадәр, 2-34-60 телефонына шалтыратып, бердәм исәп-хисап үзәгенә әйтергә тиеш. Өч ай дәвамында күрсәткечләрен әйтмәгән абонентларга су өчен түләү норматив буенча исәпләнә.
– “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыяте контролерлары фатирларда су счетчикларының төзеклеген, пломбаларны, күрсәткечләрне тикшерәчәк. Җиһазлар искергән очракта аларны тиз арада алыштыру кирәк. Гадәттә, су счетчикларының хезмәт итү вакыты биш елдан артмый. Су счетчикларын алыштырган очракта, шәхси йортта яшәүчеләр – “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыятенә, ә күпфатирлы йортларда гомер итүчеләр бердәм исәп-хисап үзәгенә хәбәр итәргә һәм счетчик документларының күчермәсен тапшырырга тиеш, – ди Ирек Заһидуллин.
С у и с ә п л ә г е ч е күрсәткечләрен вакытында хәбәр итмәүчеләр квитанцияләрдә бәянең ни өчен зур булуы белән кызыксына. Күрсәткечләрне вакытында хәбәр итсәләр, бәя норматив буенча исәпләнмәс иде! Бүгенге көндә суның 1 кубометры өчен 28 сум 20 тиеннән исәпләнә. Юынтык суларны түккән өчен 1 кубометрга 48 сум 56 тиен түлибез.
Б ү г е н г е к ө н д ә җирлегебездә күпфатирлы 60 йорт исәпләнә. Мөслим инженерлык челтәрләре күпфатирлы йортларны һәм 123 оешма-предприятиене су белән тәэмин итә. Бер айга якынча 22627 кубометр су сарыф ителә.
– Башка районнар белән чагыштырганда, бездә су өчен түләү иң түбән тариф белән башкарыла. Алга таба да бәя әллә ни артмас, дип ышанабыз. Халыкның да моны аңлавы кирәк, – ди “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыятенең баш икътисадчысы Эльнар Нәбиев.
“Су счетчикларын алыштырмыйбыз” дип киреләнүчеләр дә бар. Кайберәүләр: “Счетчигымның куллану вакыты чыкмаган!” – дип карыша. Андыйларга су өчен норматив буенча түләргә туры киләчәк.
Түләүләрне онлайн, банкларда урнашкан инфоматлар аша, шулай ук почта бүлекчәләрендә дә башкарып булачак
Лилия Шәймиева.
Фото – Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев