Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

“Студентларыбыз эш эзләп интекми”

Политехника техникумы – урта һөнәри белемле, квалификацияле кадрлар әзерләүче уку йорты.

Мөслим политехника технику­мы студентларга һәр юнәлештә за­манча, төпле белем бирүне максат итеп куя. Әңгәмәдәшебез – поли­техника техникумы директоры Ил­нар Дөлфәрит улы Миргалимов.

– Илнар Дөлфәритович, техникумның төп бурычы нәрсәдән гыйбарәт?

– Мөслим политехник технику­мы 2019 елдан юридик оешма бу­ларак эшли башлады. Бу статус үз таләпләрен дә куя. Без бүген гади кул хезмәте һөнәрчеләрен түгел, ә яңа технологияләр белән эш итүче белгечләр әзерлибез. Районның заман таләпләренә туры килүче белемгә ия белгечләргә ихтыяҗы зур, чөнки авыл хуҗалыгы предприятиеләре компью­терлаштырылган комбайн-трактор­лар белән тулылана. Мондый техни­ка белән идарә итү, аларны көйләү һәм төзеклеген тәэмин итү өчен бе­лемле яшьләр кирәк. Шулай ук урта бизнес та үз һөнәр ияләренә мохтаҗ. Бүген безнең төп бурыч – әлеге ихтыяҗларны канәгатьләндерерлек белгечләр әзерләү.

– Бүген техникумда ничә төркем бар һәм аларда нинди юнәлешләр буенча белем бирелә?

– Узган уку елында техникумга пе­шекче-кондитер, авыл хуҗалыгында эшләү өчен тракторчы-машинист, эре­теп ябыштыручы, авыл хуҗалыгын механикалаштыру, җәмәгать ту­клануы продукциясе технология­се белгечлекләре буенча студент­лар кабул ителде. 2020-2021 уку елы нәтиҗәләре буенча белем сыйфаты 61,2 процент булды.

Бүген техникумда 11 төркем бар. 2021-2022 уку елында 191 студент пе­шекче, кондитер, авыл хуҗалыгында эшләү өчен тракторчы-машинист, эре­теп ябыштыручы, автомобильләрне төзәтү һәм хезмәт күрсәтү мастеры, авыл хуҗалыгын механикалаштыру, җәмәгать туклануы продукциясе тех­нологиясе; пешекче, кондитер эше, авыл хуҗалыгы техникасын төзәтү һәм хезмәт күрсәтү белгечлекләре бу­енча һөнәри белем алалар.

Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, авыл хуҗалыгында эшләү өчен трак­торчы-машинист, эретеп ябыш­тыручы, пешекче, кондитер, быел гына ачылган автомобильләрне төзәтү һәм хезмәт күрсәтү мастеры белгечлекләре эшче һөнәрләргә кара­са, узган ел ачылган авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм җәмәгать ту­клануы продукциясе технологиясе, быел гына ачылган пешекче, кон­дитер эше, авыл хуҗалыгы техни­касын төзәтү һәм хезмәт күрсәтү белгечлекләре урта звено белгечләре юнәлешенә карый.

– Техникумны тәмамлаган егет- кызлар кайларда эшли?

– Ч ы г а р ы л ы ш к у р с студентларының эшкә урнашула­рын исәпкә алып барабыз. Чөнки техникумның максаты белем бирү генә түгел, ә элеккеге студентлар­ны үз белгечлекләре буенча эшкә ур­наштыру да. “Август-Мөслим” оеш­масы, “Агромастер” компаниясе, “Ка­рина” җәмгыяте һәм башка оешма­лар белән актив эшлибез. Аларның таләпләренә туры килгән эш про­граммалары төзелде һәм килешен­де. Әлеге предприятиеләрдә егет- кызлар дәресләрдә алган белемнәрен практикада кулланырга өйрәнәләр, экскурсияләргә йөриләр, прак­тика үтәләр. Райондагы оешма- предприятиеләр безнең студентлар­ны эшкә чакырып тора. Узган ел чы­гарылыш курс студентлары “Август- Мөслим” агрофирмасы генераль директоры Азат Нәҗметдинов, “Ав­густ-Агро” җәмгыятенең кадрлар бүлеге җитәкчесе Наталья Сидел­ка, “Үрәзмәт” сөтчелек комплексы җитәкчесе Антон Яценко белән оч­рашты. Сөйләшүнең нәтиҗәсе дә бар. Узган елгы чыгарылыштан алты кеше – “Август-Мөслим”дә, өчесе – “Агро­мастер” компаниясендә, икесе “Ту­ган як” агрофирмасында эшли. Укуны уңышлы тәмамлаган 50 студентның бишесе Казан дәүләт аграр универ­ситетына укырга керде.

– Илнар Дөлфәритович, уку йортының уку-өйрәтү хуҗалыгы да бар бит әле...

– Әйе, 125 гектар мәйданда про­изводствога өйрәтү хуҗалыгы бар. Анда укучылар, дәресләрдә алган те­оретик белемнәрен тәҗрибәдә кулла­нып, тырыш хезмәт куялар, һөнәри күнекмәләрен ныгыталар.

– Илнар Дөлфәритович, студент­лар төрле бәйгеләрдә актив катна­ша. Уңышлары да бар дип беләбез.

– Егет-кызларыбыз, республика күләмендә үткәрелгән һөнәри оста­лык бәйгесендә катнашып, һөнәри белем бирү уку йортлары арасында беренчелекне яулады. Республика һәм Россия Федерациясе күләмендә үткәрелүче WorldSkills (Ворлд­Скилс) чемпионатында да үз һөнәри компетенцияләре буенча жиңү яу­ладылар. Узган уку елында Татар­станда узган WorldSkills Russia ре­гиональ чемпионатының “Яшь про­фессионаллар” конкурсында Мак­сим Заикин – “Агач буенча реставра­ция” номинациясендә, Олег Васильев “Ипи пешерү” номинациясендә кат­нашты. Узган чемпионат циклында Ләйлә Нәсифуллина “Осетин пиро­гларын пешерү” компетенциясендә – өченче урын, Ринас Гыйзетдинов “Эретеп ябыштыру” номинациясендә икенче урынны яулады.

Техникум базасындагы түгәрәккә йөрүче мәктәп укучылары арасын­да Әмир Зиннәтуллин “Эретеп ябыш­тыру” номинациясендә катнаш­ты, Әмир Шәяхмәтов өченче урын­га чыкты. 2021-2022 уку елында уз­ган WorldSkills Russia региональ чемпионатының “Яшь профессио­наллар” конкурсының “Пешекче эше” номинациясендә – Азалия Гыйль­метдинова, “Авыл хуҗалыгы техни­касын төзәтү һәм хезмәт күрсәтү” номинациясендә Румил Әхмәтшин катнашты. Нәтиҗәләр әлегә билге­ле түгел.

– Көн таләпләренә җавап бирүче белгечләр әзерләү өчен нинди шарт­лар тудырылган?

– Техникумда заманча яңа җиһазлар, тренажерлар, махсус җиһазланган кабинетлар бар. 2020 елда WorldSkills Russia таләпләренә туры китереп эшләнгән 1 млн сумлык җиһаз кайтты. 2020 елда техникум 2 миллион 286 мең сум грант отты. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең “Мәгариф” милли проектында кат­нашып, ике интерактив такта һәм 30 данә нэтбуклар алдык. Бүгенге көндә 1 миллион 774 мең сумлык җиһаз кайтты. “Мәгариф” милли проек­ты буенча ике кабинет җиһазланды. Техникум базасында үзара килешү нигезендә “Август-Мөслим” оешмасы хезмәткәрләре белем күтәрү курслары үтәләр. Киләчәктә заман таләпләренә туры килүче агрономия нигезләре һәм Глонасс системасы белән эшли алырлык кабинетлар булдыру карал­ган.

– Илнар Дөлфәритович, укытучылар, ма­стерлар җитәрлекме?

– Техникумда яшьлек хыялларына канат куярга булышучы укытучылар, мастерлар эшли. Коллектив яшь белгечләр белән ту­лылана. Алар һәрдаим белемнәрен күтәрү өстендә эшли. Техникумда сигез укытучы һәм ундүрт һөнәргә өйрәтү мастеры эшли. Алты укытучы һәм ун мастер – беренче, бер укытучы һәм бер мастер югары квалифика­ция категориясенә ия. Педагогик коллектив “Студентларның танып-белү эшчәнлеген ак­тивлаштыру һәм белем сыйфатын күтәрү, хәзерге заман хезмәт базары шартларында һөнәри эшчәнлеккә әзерлеген формалаш­тыру максатларында уку процессында за­манча белем бирү технологияләрен куллану” темасы өстендә эшли. Уку йортында белем һәм тәрбия бирүдә барлык таләпләргә туры килүче укыту программалары кулланыла. Кичке уку юнәлешләре дә эшли. Кыска вакыт­лы укыту, һөнәр осталыкларын арттыру һәм сәламәтлекләре чикләнгән балаларны укыту өчен өстәмә курслар булдыру буенча эшлибез.

– Үзегезгә укучылар җыю буенча нинди эш алып барыла?

– Профориентлашу эшенә җитди игъти­бар бирелә. Ел саен мәшгульлек үзәге белән берлектә, чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашып, аларны үзебезнең жирлектәге житештерү, шәхси эшмәкәрләрнең эшчәнлеге, алар житештергән товарлар белән танышты­рабыз. Җирлегебезнең һөнәрләргә ихтыяҗын өйрәнеп, районны белгечләр белән тәэмин итү юнәлешендә эшлибез.

Мөнирә Арсланова.

Фото – “Мөслим–информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев