Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәрия Сабурская тикшерү изоляторларында сайлау өчен шартларны бәяләде

“Кайда булуына карамастан, барлык гражданнарның сайлауга хокукын тәэмин итү – Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил бурычы”, - диде ул.

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская бүген Казанның 1 нче һәм 2 нче тикшерү изоляторларында булган. Бу хакта ул “Пирамида” үзәгендәге бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында әйтте.

“Тикшерү изоляторларында тотылган, өй арестына алынган, хастаханәләрдәге кешеләр өчен тавыш бирү ничек оештырылганын карадык. Бүген иртән 1 нче һәм 2 нче изоляторда булдым. Сәгать тугызга 1 нче изолятордагыларның 68 проценты тавыш биргән, анда 257 кешенең тавыш бирү хокукы бар. 68 хезмәткәр дә сайлаган иде. 2 нче тикшерү изоляторында 400дән артык кеше, анда да сайлау өчен шартлар тудырылган”, - диде Сабурская.

“Кайда булуына карамастан, барлык гражданнарның сайлауга хокукын тәэмин итү – Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил бурычы”, - дип искәртте ул. Аның сүзләренчә, иҗтимагый ярдәмчеләр Бөгелмәдәге, Минзәләдәге, Чистайдагы тикшерү изоляторларында булган. Изоляторларда барлыгы 1245 кеше исәпләнә.

“Шулай ук, без өй арестындагы кешеләргә игътибар бирәбез. 196 кеше, шуның 178нең сайлау хокукы бар. Калган затлар 18 яше тулмаган балигъ булмаган кешеләр. Берсе монда теркәлмәгән чит ил гражданины”, - диде Сәрия Сабурская.

Бу эшне ул алдан кайгыртканын да әйтте. “Бу атнада психиатрия хастаханәсендә тавыш бирү хокукы булган кешеләр өчен сайлау ничек оештырылачагын карадым”, - диде.

Иҗтимагый палата белән кайнар линиядә дә эш бара. Сайлау участоклары адресларын тәгаенләгәннәр, чит ил паспорты буенча тавыш бирү мөмкинлеге турында кызыксынганнар, хезмәт хокуклары бозылу буенча мөрәҗәгать булган. “Тавыш бирү вакыты беткәнче, кайнар линия белгечләре 567-81-69 номеры буенча мөрәҗәгатьләр кабул итә”, - диде Сәрия Сабурская.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/08/193097/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #ВыбираюМойТатарстан #МойТатарстан #ВыборыРТТМ #ВыборыТатарстан #8сентября2019 #ГоссоветРТ