Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Спортта ватанпәрвәрлек мөһим

Яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров белән райондагы спорт тормышы һәм бу өлкәдәге яңалыклар турында сөйләштек.

Яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров белән райондагы спорт тормышы һәм бу өлкәдәге яңалыклар турында сөйләштек.
– Илшат Римасович, районның спорт тормышында нинди яңалыклар бар?
– Яшьлек һәм спорт – аерылгысыз. Мөслимдә спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр күп. Спорт объектларында яшьләр өчен төрле чаралар даими үтә. Спорт буенча районыбыз республикада унынчы урында тора. Яңа спорт объектлары, спорт оешмалары төзелә. Күптән түгел “Аргамак” ат спорты мәктәбе рәсми төстә эшли башлады, үзенең штаты булдырылды. 
– Соңгы елларда район егет-кызлары Россиядә генә түгел, халыкара ярышларда да җиңүләр яулый. Бу нәрсәгә бәйле?
– Әйе, Мөслим спортчылары арасында республика, Россия чемпионнары гына түгел, Европа һәм хәтта дөнья чемпионнары да бар. 2017 елда, универсаль спорт залы ачылгач, без, тренерлар, спортчылар, бөтен көчебезне, белемебезне зур җиңүләр яулауга юнәлтәчәкбез, районыбыздан спортта җиңүчеләр булырга тиеш, дип сөйләштек. Заманча бинада тренировкалар үткәрү дә рәхәт! Бөтен уңайлыклар бар, киң, якты, һавасы рәхәт. 
Җиңүләр спортчының ничек шөгыльләнүеннән, аның геннарыннан да тора. Әтисе яки әнисе спорт белән шөгыльләнмәгән булса, балага да спортка кереп китү авырга туры килә. Ләкин андый балалар да җиңүләр яулый, алар матур нәтиҗәләргә тырышлыклары бәрабәренә ирешә. Шул ук вакытта укучысы спорт ярышында катнашканда тренерның да маңгаеннан тир бәреп чыкмаса, ул тренер түгел. Андый укытучыны остаз дип әйтеп булмый. Нәтиҗә дә булмаячак. 
Мин үзем дә тренер булып эшләдем. Ярышлар алдыннан гимн уйнаганнан соң балалардан: “Каз тәне” чыктымы?” – дип сорый идем. Шунда ун спортчының берничәсе уңай җавап бирә. Һәм миндә аларның җиңүләренә ышаныч уяна һәм шулай була да иде. Йөрәктәге рухи көч тә спортчыга җиңү яуларга ярдәм итә. Җиңүләр патриотик тәрбиядән дә килә. Туган ягыңны, Мөслимебезне яратмасаң, җиңүгә ирешеп булмый. Ә патриотлык хисе гаиләдә тәрбияләнә. 
– Илшат Римасович, үзегез нинди спорт төренә өстенлек бирәсез?
– Мин спортның барлык төрләрен дә яратам, әмма чаңгы спортына мөнәсәбәтем үзгәрәк. Сәбәбе дә җиңелү белән бәйле. Бер ярышта беренче килә идем, финишка йөз метр кала берәү узып китте һәм мин икенче урынга калдым. Шуннан күңелдә рәхәт булмаган бер хис калды. Ә болай спортның бөтен төрләрен дә яратам. Уку йортында спортны яратырга һәм аңларга кирәк, дип өйрәттеләр. Аңламасам, шахмат та уйный, көрәшә дә алмас идем. 
Әңгәмәнең тулы вариантын QR-код аша карарга мөмкин.
Римма Афзалова.
Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев