Спартакиаданың икенче көне нәтиҗәләре
Спартакиаданың икенче көнендә хатын-кызлар - бадминтон, ир-атлар волейбол уйнады. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
Хатын-кызлар арасында 1 урынны район Советы һәм Башкарма комитеты командасы алды. 2 урында - Россия эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлеге командасы, 3 урында - З. Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты, социаль яклау бүлеге һәм аграр көллиятнең берләштерелгән командасы.
Ир-атлар арасында волейбол буенча 1 урынны Мөслим гмназиясе белән "Нептун" бассейнының берләштерелгән командасы алды. 2 урынга З. Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты, район социаль яклау бүлеге һәм аграр көллиятнең берләшкән командасы чыкты. Район Советы һәм Башкарма комитеты командасы 3 урында калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев