Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Соңыннан үкенерлек булмасын!

Сер түгел, салмыш хәлдә руль артына утыручылар да бар. Андыйлар: “Мин бит исерек түгел”, дияргә ярата. Тик алкоголь – агу, аның бик кечкенә дозасы да организмга зыян сала. Организмга эләккән этанол карарлар кабул итәргә, тиз арад реакция ясарга комачаулый.

– Узган елның шушы чорында алкоголь исерүе билгеләре белән 35 шоферны тоткарлаган булсак, быел әлеге сан – 58. Кабаттан тотылучыларны үгетләп тә карыйбыз, шелтәләп тә алабыз. Спиртлы эчемлекләр куллану гадәтеннән арына алмаучылар аз түгел. Күпләр спиртлы эчемлекләр куллану сәбәпле эшсез дә кала. Машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителеп, зур суммада штраф янаган килеш кабаттан руль артына утыралар, янәдән саллы штрафка тартылалар. Андыйлар 15 тәүлеккә кадәр сак астына алына яисә 30 мең сум күләмендә штраф салына. Мәҗбүри эшкә билгеләнгәннәре дә аз түгел. Алкоголь проблемаларны хәл итми, ә яңаларын өсти. Үкенерлек булмасын! – ди ДАИның өлкән инспекторы Феликс Мәгъданов.
Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утыруны булдырмау максатында “телеграм-канал” да булдырылган иде. Ләкин халык, бер-берсен сатмыйм дип, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш машинада йөрүчене күрсә дә, ДАИ хезмәткәрләренә хәбәр итми. Кемнеңдер газизе шушы шофер аркасында гарип калыр яки һәлак булыр, дип берәү дә уйламый.
– Атна саен спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә машина белән идарә иткән 5-6 шофер тоткарлана. Күпчелек очракта алар дүшәмбе иртәсендә тоткарлана. Узган ел ялларны күңелле үткәргән хатын-кызлар да еш очрый иде. Гаилә җылысын сакларга тиешле гүзәл затларның алкоголь кулланган килеш руль артына утыруы башка сыймый. Быел спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган хатын-кызлар очраганы юк, – ди Феликс Мәгъданов.
Административ җәза вакытын узып, машина йөртү таныклыгын кулларына алу белән “юучылар” да бар. Бер ел эчендә руль артында спиртлы эчемлекләр кулланган килеш кабаттан эләккән очракта 300 мең сумга кадәр штраф яный. Таныклык 1,5 елдан 3 елга кадәр вакытка алына, ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. 
Узган җомгада район үзәгендә биш юл-транспорт һәлакәте булды. ДАИ инспекторлары аварияләрнең сәбәбен игътибарсызлыкка бәйләп аңлата. Берәү машинасы белән артка чигенгән, икенче райондашыбыз юл чатында борылганда каршы як полосага чыккан һәм шул рәвешле автомобильләрнең барысына да техник зыян килгән. Ел башыннан җирлегебездә механик характердагы 68 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларның икесендә шоферлар җиңелчә тән җәрәхәтләре алган. 
– Юлларда иминлекне саклау максатында балаларны йөртүче автобусларны даими төстә тикшерәбез. Ай саен “Тоннель”, “Тонировка”, “Иминлек каешы”, “Җәяүле” операцияләре үткәрелә. Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, бәла-казаны кисәтү максатыннан “Велосипедчы” атналыгы үткәрдек. Бик күп балаларның юл аша дөрес чыкмауларына игътибар иттек. Җәяүле кичүе дип, велосипедта юл аша чыгу – зур хата. Җәяүле кичүендә велосипедчы, транспортыннан төшеп, велосипедын тотып (җитәкләп) алып чыгарга тиеш. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган балаларга карточкалар төзелә. Ел башыннан шундый 17 карточка төзелде, – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.
Юл хаталарны кичерми. Кемдер әлеге хата өчен гомере белән түләргә мөмкин. Шоферлар да, җәүялеләр дә игътибарлы булсын иде!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев