Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Социаль хезмәткәрләр тәбрикләнде

Социаль хезмәткәрләр хөрмәтенә район үзешчәннәре җыр-моңнарын яңгыратты.

9 июнь көнне Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан зур чара үтте. Анда тармак эшчеләрен бәйрәм белән видеорежимда ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марина Бәдертдинова, район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов котлады. Социаль хезмәткәрләрне үз коллективлары җитәкчеләре дә тантаналы шартларда тәбрикләде. Бер төркем хезмәткәрләр ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының, район башлыгының Мактау кәгазенә һәм Рәхмәт хатына лаек булды. Социаль яклау бүлеге, картлар һәм инвалидлар йорты, “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчеләре дә үз хезмәткәрләрен бүләкләде. 
Чарада ЮХИДИның район бүлеге җитәкчесе Айнур Хәйретдинов һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Сарман һәм Мөслим районнары бүлекчәсе җитәкчесе Алсу Ситдыйкова да катнашты. Алар да тәбрикләүләрен җиткерделәр һәм “Бала – төп пассажир” операциясе кысаларында чарага әнисе Алиса белән килгән кечкенә Сөмбел Харитоновага автомобиль креслосы тапшырдылар. Социаль хезмәткәрләр хөрмәтенә район үзешчәннәре җыр-моңнарын яңгыратты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев