Социаль ипотека тораклы итте
ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына – 25 ел. Фонд тарафыннан тормышка ашырылучы “Торак һәм шәһәр тирәлеге” милли проекты нәтиҗәле эшли.
Гаиләләр өчен торак проблемасы һәрвакыт үзәктә булды. Хәзерге көндә дә фатирлы булырга теләүче гаиләләр бик күп. Ләкин күпчелек кешенең я акчасы, я матди мөмкинлеге җитми. Мондый очракта гражданнарга “Социаль ипотека” программасы ярдәмгә килә.
Совет чорын халык юкка гына сагынмыйдыр ул. Ул елларда югары уку йортын тәмамлап, кулына диплом алган белгечләрне юллама белән эшкә җибәрделәр, оешма-предприятие, завод-фабрикаларда эшләүчеләргә бушлай фатир бирәләр иде. Бүген исә хәл башка: торак сатып алу өчен “мая” туплыйм дисәң, акчаны бик озак җыярга кирәк. Кредит алсаң, аны түләү өчен тотрыклы һәм югары хезмәт хакың булу шарт. “Социаль ипотека” милли программасы нәкъ менә шушы проблеманы күпмедер дәрәҗәдә җиңеләйтү өчен кабул ителгән дә. Район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе урынбасары Роза Миргаләүова әлеге программа хакында түбәндәгеләрне җиткерде:
– Бюджет оешмасы хезмәткәре белән ТР Дәүләт торак фонда тарафыннан “Социаль ипотека” программасын кабул итү турындагы килешү төзелә. Килешү нигезендә хезмәткәр фондка хезмәт хакының бер өлешен күчерә. Һәр очракта да фондка күчерелүче хезмәт хакының өлеше аерым күрсәтелә. Кагыйдә буларак, ул хезмәткәрнең кеременең 40 процентын алып торырга тиеш. Ипотека кредиты буенча беренче түләү өчен җитәрлек сумма туплангач, хезмәткәр ташламалы шартларда кредит рәсмиләштерә ала. Әлеге ипотеканың ставкасы билгеләнгән һәм ул еллык 7 процентны тәшкил итә. Фатир бәясен 25 ел дәвамында түләргә мөмкин. Ипотеканың бер өлешен ана капиталы белән дә капларга була. Гражданин бурычын вакытында түли алмаса, түләүләрне кичектерү мөмкинлеге дә бар.
Чыннан да, банклар тәкъдим иткән гади ипотекалар белән чагыштырганда бу шартлар уңайлырак. Социаль ипотека килешүенең 3.2.8 пунктында билгеләнгәнчә, аның тагын бер уңай ягы бар: гаиләдә бала туган очракта, торак бәясен түләү өчен һәр туган балага 200 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме бирелә. Программа кагыйдәләре буенча бер кешегә туры килгән торак мәйданы күләме 18 квадрат метрдан ким булуы шарт. Гаилә әгъзаларының яшәү минимумын тәэмин итәрлек һәм торакны милеккә сатып алу буенча агымдагы түләүләрне гарантияләүче даими айлык кереме булу да мәҗбүри.
Мөслимдә яшәүче Лилия Шәймиева гаиләсе әлеге программа ярдәмендә өч бүлмәле фатир алу бәхетенә ирешкән.
– Ул вакытта әле беренче балабыз гына туган иде. Үз фатирың булу – зур бәхет ул, – ди өч бала әнисе Лилия. – 2006 елда район Башкарма комитетына “Социаль ипотека” программасы белән танышу максатында мөрәҗәгать иткән идем. Ул вакыттагы район Башкарма комитеты җитәкчесе миңа шушы программага керү өчен кирәкле документларны җыярга һәм исәпкә басарга тәкъдим итте. Егермегә якын төрдәге документны җыеп тапшыргач, гаиләбезне программа аша торак алу өчен исәпкә куйдылар. Программага кергәндә беренчел кертем өчен гаиләнең 200 мең сум акчасы булуы шарт итеп куелды. Беренче улыбыз туганнан соң ТР хөкүмәте тарафыннан бирелгән 200 мең сум акчаны без әлеге программага керү өчен тоттык. Шулай итеп 2008 елда өч бүлмәле фатир алу бәхетенә ирештек. Фатир бәясе 1 млн 800 мең сум тәшкил итте. Соңыннан туган ике балага бирелгән 200әр мең сум дәүләт ярдәмен дә, икенче балага бирелгән 458 мең сум ана капиталын да социаль ипотеканы каплау өчен кулландык. Бүген инде түләвебез бик аз гына калды. Хөкүмәтебезгә зур рәхмәт. Әлеге программа күп кенә яшь гаиләләргә фатирлы, йортлы булырга ярдәм итә. Программа дәвамлы булсын иде.
Фатир алганда газ плитәсе урнаштырылган, ванна һәм санузел бүлмәләре ясалган йортны Лилия һәм Ленар бүген үзләренчә матурлаганнар, ремонтлаганнар, тагын да күбрәк мөмкинлекләр булдырганнар. Бүген алар кыз-улларының шатлыкларына сөенеп, иркен фатирлары булуына куанып гомер итәләр.
– Фатир бәясе безнең өчен ул вакытта бик зур сумма иде. Шулай да Лилия белән бергәләп әлеге ситуациядән чыгу юлын таба алуыбызга бик шатбыз, – ди гаилә башлыгы Ленар. – Чөнки әлеге программа ярдәмендә фатирлы булдык, бүген өч балабызның һәрберсенең үз почмагы бар. Күп әйберләрне икебез бергәләп үз кулларыбыз белән һәм үзебез теләгәнчә эшләдек. Шуңа күрә дә шушы фатирыбызда озак еллар бәхетле яшәргә насыйп булсын.
Дәүләт тарафыннан бирелүче программаларга кайберәүләр бик ышанып та бетми. Төрле аферистларга очрап, болай да санаулы акчаларыннан колак кагучылар да юк түгел. Әмма ТР Президенты каршында эшләүче Дәүләт торак фонды һәм “Торак һәм шәһәр тирәлеге” милли программасы нәкъ менә республика гражданнарының мәнфәгатен кайгырту өчен эшли һәм хезмәт итә.
Районда “Социаль ипотека” программасы буенча торак алу исәбендә 2 гаилә исәптә тора. Программа кысаларында торак алырга теләүчеләр өчен Мөслимнең Колхозная урамы 20е адресы буенча 8 фатирлы йорт салына. “Социаль ипотека” программасы буенча фатир алырга теләүчеләр сораулар белән район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе урынбасары Роза Миргаләүовага мөрәҗәгать итә яисә 2-57-82 телефоны аша шалтырата ала.
Фәридә Гайнетдинова.
Фото – Лилия Шәймиеваның гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев