Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сораштыру. Һәрберебезнең бурычы

8 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына алтынчы чакырылыш депутатларын сайлыйбыз. Шул уңайдан райондашларыбызның фикерләре сезнең өчен дә кызыклы булыр, дип уйлыйбыз.

Галина РОМАНОВА, 
Яңа Усы: 
– Россия Федерациясе Конституциясе тарафыннан тавыш бирү хокукы бирелгән һәм минем тавышым мөһим икән, нигә әле мин үз тавышымны бирмәскә тиеш. Күңелдә ниндидер шикле уйлар тудырганчы, һәрберебез гражданлык бурычын намус белән төгәл үтәргә тиеш. Шәхсән мин 8 сентябрь көнне сайлау участогына килеп, күңелем кушкан кандидатка һәм партиягә тавышымны бирәчәкмен. 
Рушат СОЛТАНОВ, 
Мөслим: 
– Илебез безгә киләчәгебезне сайлау хокукын биргән. Шушы илнең гражданы була торып, ничек шул хокуктан файдаланмаска була?! Бу – хокук кына түгел, гражданлык бурычы да. Үзем дә, гаиләм дә бу бурычны үтәячәкбез. Барлык райондашларымны да сайлауда катнашырга һәм кандидатлар арасыннан республикабыз, халкыбыз мәнфәгатьләре өчен янып йөрүче депутатларга тавыш бирергә чакырам. 
Резеда ГАЙНЕТДИНОВА, 
Михайловка: 
– Сайлауларга үзеңнең, гаиләңнең киләчәген билгеләү өчен, ил тормышында катнашу өчен барырга кирәк, дип саныйм. Җәмгыять тормышының пульсын тою, үз сүзеңне әйтү кирәк. Җәмгыятьтә яшәгәч, өйдә генә бикләнеп ятып булмый. Һәрберебезнең үз фикере бар – менә шул фикерне белдерергә тиешбез. 
Ришат ШӘГАЛИЕВ, 
Шуганка: 
– Сәяси партияләрнең һәм кандидатларның сайлау алды платформалары белән танышып барабыз. Республикабызның социаль-икътисадый хәлен тагын да яхшырту, авыл хуҗалыгын үстерү, хезмәт хакын, пенсияләр күләмен арттыру, татар телен саклап калуга һәм сайлаучыларны борчыган иң мөһим проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән конкрет программа билгеләнгән. Иң мөһиме: аларны тормышка ашыру өчен партияләрнең дә, депутатлыкка кандидатларның да тәҗрибәсе дә һәм мөмкинлекләре дә җитәрлек. “Безгә болай да ярый, тегеләй дә ярый” дип, сайлауларга бармый калсак, безнең өчен кем сайлар?! Киләчәгебезгә битараф булмыйк! Лаеклы партияләр һәм кандидатлар өчен тавыш бирик! 
Галия ФӘРХЕТДИНОВА, 
Мөслим: 
– Шушы илдә яшәгәч, кеше аның язмышына битараф калырга тиеш түгел. Мин сайлауларда катнашам. Депутатлыкка кандидатлар белән очрашуларга да йөрим. Дәүләт Советына сайлаулар уңышлы үтсен, дип телим. Депутатлар эшлекле, халык мәнфәгатьләрен кайгыртучылар булсыннар.Бигрәк тә социаль мәсьәләләрне хәл итүдә актив эшләсеннәр, дип телим. Мөслимлеләрне дә актив тавыш бирергә чакырам. 
Гөлфия МӨХӘМӘТГӘРӘЕВА, 
Тегермәнлек: 
– Сайлауларга барып, үзебезнең гражданлык бурычын үтәргә кирәк. Депутатлыкка кандидатларны карап чыктым, мөһим бурычлар куйганнар. Халык биргән наказларны биш ел дәвамында үтәрләр, дип ышанам. Алар үз сүзләрен әйтә алырлык, телне, мәдәниятне, тарихны үстерү юнәлешендә нәтиҗәле эшләрлек булсыннар иде. 
Илгиз НИЗАМОВ, 
Мөслим: 
– Сайлауларда ярты гасырдан артык катнашам. “Мин сайлауга бармыйм, катнашмыйм” дигән кешеләргә гаҗәпләнәм. Кайчандыр әби-бабайлар бу хокукны яулап алганнар бит. Конституция биргән хокуктан файдаланырга кирәк. Без укыган чорда сайлаулар алдыннан унйортлыкларда агитатор булып эшләдек. Авыл халкын депутатлыкка кандидатлар, аларның сайлау платформасы белән таныштыра идек. Сайлауларга килү – һәркемнең гражданлык бурычы. 
Александра ЛОБАНОВА, 
Рус Шуган: 
– Сайлауларда катнашу – безнең бурыч, дип саныйм. Яшь буынның киләчәге матур булсын, яхшы дәүләттә яшик, дип катнашырга кирәк сайлауларда. Безнең җирлек бу яктан актив, күпчелек кеше үз бурычын намус белән үти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев