Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сораштыру. Нәрсә ул бәхет? 

Кемдер үз бәхетен сәламәт балаларында күрә, икенчеләр өчен ул җаның тартылган эштә, өченчеләргә – мал-мөлкәт, дандәрәҗәдә. Гомумән, бәхетне һәркем үзенчә күзаллый. 

Мөнәвәрә Мәкъсутова, пенсионер: 
– ХIХ гасырда бер шагыйрь: “Җирдә бәхет юк. Бары тик тынычлык һәм ирек кенә бар”, – дигән. Мин әлеге сүзләр белән килешәм. Бәхет булырга да тиеш түгел. Кеше шатланганда ихластан сөенә, борчылганда кайгыра. Бу хисләрне йөгәнләп булмый. Шатлык һәм сөенү мизгелләрен бәхет кыйпылчыклары дияргә буладыр, бәлки. Кешегә беренче чиратта күңел тынычлыгы кирәк. 
Лилия Сәлахова, укытучы: 
– Яшь чакта бәхет сөйгән ярның янәшәдә булуында иде. Тормыш алга барган саен бу сорауга җавап та үзгәрә бара икән. Бүген мин бу сорауга: “Бәхет ул – тату гаилә тормышында, әти-әнинең исән-сау булуында”, – дип җавап бирер идем. Бәхет ул һәрвакыт кешенең янәшәсендә генә икән. Аны эзләп әллә кайларга чыгып китәргә дә кирәкми. Гади генә нәрсәләрнең дә бәхет булганын кеше югалтулардан соң гына аңлый. Бәхетле булу өчен сәламәтлек тә беренче урында тора. Сәламәтлек булмаса, күзгә бернәрсә дә күренми. Матди яктан тәэмин ителеш, акча, дәрәҗәләр – бәхет була алмый, минемчә. Алар якыннарыңны да, сәламәтлегеңне дә алыштыра алмый. 
Фоат Садриев, халык язучысы: 
– Бәхет ул – хыял һәм өмет белән яшәү. Алдыңа куелган максатың бар икән, кая барасыңны беләсең, шуңа омтыласың, дигән сүз. Без алга куйган максатларны тормышка ашырырга омтылып яшәргә тиеш. Үзеңне тормышта реализацияли алмыйсың икән, бәхет таба алмыйсың. Хыялыңа ышанасың икән, димәк, өметең бар. Шушыны тоеп яшәгән кеше бәхетле була. Дөньяда тоташ бәхет юк. Бәхетле мизгелләр бар, көннәр бар, айлар бар... Бәхет физик яктан гына түгел, рухи яктан да тоемланырга тиеш. Бер уйлап карасаң, чамадан артык бай кешеләр дә бәхет тапмый. Тулы бәхет төшенчәсе юктыр. Бик бәхетлеләр бар, өлешчә бәхетлеләр бар. Бәхет төшенчәсен кем ничек аңлый инде бу очракта. Уңышларга ирешкәндә без ләззәт алабыз. Ләкин тормыш ләззәттән генә дә тормый. Төрле авырулар белән интегүчеләр бар. Алар өчен бәхет – савыгу, шуннан да зуррак бәхет юктыр кебек. Кемнәрдер тормышта кояш нурын тоеп яшәүне дә бәхеткә саный. Проблемалар һәркемдә дә бар. Аларны җиңә бару һәм зарланып түгел, ә бар дип кабул итү кирәк. Бүген 80 яшькә җиттем. Тормышым җиңел булмады, авырлыкларны да чамадан артык күрдем. Ләкин юлымда очраган киртәләрне, авырлыкларны җиңүем белән бәхетлемен. Бүгенгәчә омтылыш, өмет сүнмәде. 
Мөҗәһит Әхмәтҗанов, балалар шагыйре: 
– Минем өчен бәхет – беренче чиратта сәламәтлек ул. Хыялыңда йөргән планнарыңның тормышка ашуы да зур бәхет. Балаларың, оныкларыңның, якын кешеләреңнең сау-сәламәт булулары, аларның синең йөзеңә кызыллык китермәүләре дә, кеше арасында абруең булу, үз сүзеңне әйтә алу да бәхет төшенчәсе белән бәйле. Хыял-ниятләрең тормышка ашса, яшьлектә сайлаган ярың белән гомер буе кулны-кулга тотынышып атлау – бәхетнең үзедер... 
Рәмилә Дәүләтова, пенсионер: 
– Бәхет минем өчен үзеңне кешеләргә кирәкле итеп тою, башкаларга файдалы эш күрсәтеп, шуңа сөенә алу. Балаларыңның син теләгәнчә тормыш алып барулары да зур бәхет. Син кушканга түгел, ә үз акыллары белән мәгънәле тормыш корулары, корган ояларында җитеш итеп яшәүләре – сөенеч. Һәрбер әти-әни өчен балаларының исән-сау булуы, тормышта үз урыннарын табулары – зур бәхет. Бу бәхетне һәр әти-әнигә тоярга язсын! 
Илдар Йосыпов, юрист: 
– Уңышлы башкарылган эш, җитеш тормыш, яхшы машина, тугры хатын, сәламәт балалар – минем өчен бәхетнең иң зурысы. Яхшы тормышка, муллыкка омтылу бер дә начар түгел. Бәхет өчен һәр нәрсәнең дә булуы кирәк – сәламәтлекнең дә, мәхәббәтнең дә, якыннарыңның да... 
Әйе, бу дөньяга һәркем бәхетле булыр өчен килә. Бәхет төшенчәсен дә һәркем үзенчә аңлый. Һәр кеше үзенчә бәхетле. Хәтта “Мин бәхетсез” дигәне дә. 

Сораштыруны Лилия Шәймиева үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев