Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сораштыру. Көннәрегез ничек үтә, өлкәннәр?

Лаеклы ялга чыгуны кайберәүләр бик авыр кабул итә. Үзләрен кирәксез итеп тоючылар, моңсуланып калучылар да бар. Өлкәннәр ункөнлегенә старт бирелүен истә тотып, сораштыруыбызда өлкәннәргә мөрәҗәгать итәргә булдык. Нәрсә эшләп ятасыз, апа-абыйлар?

Галия Фәрхетдинова, 
Мөслим: 

– Сабан туенда чабышкы атны кинәт туктатырга ярамаган кебек, эштән туктагач та кеше төшенкелеккә бирелергә мөмкин. Шуңа, лаеклы ялга чыккач, туктап калмаска, актив тормыш алып баруны дәвам итәргә кирәк. Бу эчке халәткә дә, сәламәтлеккә дә уңай тәэсир итә, аралашу ихтыяҗын да канәгатьләндерә. Мөслимдә актив тормыш алып бару өчен шартлар шундый күп! Сәламәтлекне ныгыту өчен йога белән шөгыльләнәсеңме, скандинавия йөрүе белән Ык буйларын урап кайтасыңмы – һәркемнең үз шөгыле. Сәләтлеләр “Сүнмәс дәрт” клубына йөри ала. “Картаймагыз әле, ветераннар!” клубы эшли. Китапханәдә, мәдәният йортында төрле очрашулар, кичәләр оештырыла. 
Сәрия Нуриева, 
Мәлләтамак: 

– Лаеклы ялга чыкканга да 20 ел булды. Гомер буе (40 ел!) авыл халкының сәламәтлеге сагында тордым. Бүгенге көндә төпчегем Рамис һәм киленем Ландыш белән бик тату яшибез. Мин күпчелек өй тирәсендәге эшләрдә булышырга тырышам. Балалар кайтуына ашарга әзерләп, ипи һәм камыр ризыклары пешереп торам. Бакчадан җиләк-җимеш җыеп, төрле кайнатмалар, компотлар ясадык, салатлар да әзерләдек. Күп итеп мал-туар, кош-корт асрыйбыз. 
Зәкия Фәйзуллина, 
Ташлыяр: 

– Миңа 96 яшь инде. Яшь үзенекен итә, моңарчы бөтен эшне дә үзем эшләдем. Хәзер Атластан Рәйсә, атнага ике тапкыр килеп, эшләремне карап китә. Хәзер ашларга да йөри алмыйм, өйдә генә намазымны укыйм. Аллага шөкер, хәзер ашарга ризык, кияргә кием бар. Күршеләр, читтә яшәүче авылдашлар, гел килеп, хәлемне белеп торалар, күчтәнәчләр китерәләр. Рәхмәт аларга! 
Гомәр Гыйззәтуллин, 
Казан: 

– Лаеклы ялда инде мин, тик ял иткән генә юк. Һаман “сафта”, заводта эшлим. Акча беркайчан да “мишәйт итми”. Иң мөһиме – сәламәтлек булсын! Сәламәт булсаң, яшәргә дә, эшләргә дә була! 
Венера Гәрәева, 
Мөслим: 

– Лаеклы ялга чыксам да, эшлим әле. Үземне ялгыз яки кирәксез дип хис итмим, чөнки балалар, оныклар бар. Уемда – алар гына! Эшләвем дә – аларга ярдәм итү йөзеннән. Эшемдә дә үземне кирәк, дип уйлыйм. Һөнәремне бик яратам! Ул – тормышымның мәгънәсе! 
Рәзинә Сәлахова, 
Нурлат: 

– Лаеклы ялга киткәндә моңсуланыбрак та калган идем кебек. Ялгызым, көннәрне ничек үткәрермен, дидем. Бер буш вакытым юк! Кызым кунакка чакыра. “Вакытым юк бит әле” дигәч: “Нишлисең соң син, әни?!” ди. Гел тик торганым юк! Җәен бакча эше белән мәшгуль булсак, кыш та тик тормыйбыз – күрше-күлән белән җыелып бәйләм бәйлибез. Төрле бәйрәмнәргә мәктәпкә дә чакырып кына торалар. Күрше-күлән дә игътибарсыз калдырмый: кечкенә балаларына күз-колак булып торуны сорыйлар. Әле мәчеттә укулар башланды, икенче ел укыйбыз инде. Иртәнге якта укырга бардым, төштән соң Өлкәннәр көненә – бәйрәмгә чакырдылар. Күңелсезләнергә дә, тик торырга да вакыт юк! 

Сораштыруны Нурия Низамова, Римма Афзалова үткәрде.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев