Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сораштыру: Кичләрегез ничек үтә?

Чулпан Әхмәтшина, Мөслим лицее директоры урынбасары:

- Узган атнада ике көн рәттән "Кояшлы Ык" яр буе ял зонасына чаңгы шуарга бардык. Бөтен коллектив белән чыктык. Арабызда гаилә белән белән килүчеләр, балаларын алып чыгучылар булды. Беренче көнне 40лап кеше идек. Ә икенче көнне икегә бүлендек: кемнәрдер тимераякта шуды, кемнәрдер - чаңгыда. Тимераякта шуучылар мәктәп боз мәйданчыгында шөгыльләнде. Анысы спартакиадага әзерлек йөзеннән дә иде. Мондый ял бик ошады. Әле менә тагын чаңгыда чыгарга кирәк, кайчан барабыз, дип фикерләшеп йөрибез.

Силүзә Исламова, Тат. Бүләр:

- Авыл халкының кичләре бик күңелле һәм файдалы үтә, дип беләм. Кичә (ред. - 4 февраль көнне), мәсәлән, үзешчәннәребез Тат. Бүләр мәдәният йортында концерт куйды. Тамашачылар шактый иде, күрше-тирә авыллардан да килүчеләр булды. Дүшәмбе көнне артистларыбыз концерт номерларын Мөслим тамашачысына тәкъдим итәчәк.

Кичләрен чаңгыда шуучылар бар: укучылар да чыга, укытучылар да. Кем кайчан җитешә, шунда баса чаңгыга. Ә скандинавча йөрү белән шөгыльләнүчеләр оешыбрак чыга авыл урамнарына.

Миләүшә Гарипова, Мөслим:

- Әллә ничек кенә үтә инде ул кичләр. Узган елларда оекбаш, һич булмаса, мунчала бәйли идем. Быел аның ише эш тота алмадым. Күзнең дә рәте юк бугай: телевизор караганда бәйләм бәйлим дисәң, телевизор карарга күзлек кирәк, ә бәйләмгә күз төшереп алыйм дисәң, күзлекне салырга туры килә, чөнки якыннан яхшы күрәм. Уңайсыз. Бәлки, ялкаулык та көчледер.

Алсу Латыйпова, Нарат Асты:

- Ирекле халык држинасы әгъзасы буларак, кич чыгып, бар җирдә тәртипме, дип карыйбыз. Берничә кеше җыелып, Нарат Асты клубында бәйләм бәйләп кич утырабыз, хәл-әхвәлләр сорашып, ил-көн яңалыклары турында сөйләшәбез. Гашыйклар көненә берәр чара үткәрергә планлаштырырга кирәк, ди клуб мөдиребез. Ул шигырьләр яза, безгә шигырьләрен укыды бер көнне. Юбилей үткәрүче авылдашларыбыз аңа заказ биреп тә шигырь яздыра икән. Көне буе өйдә утырбыз, дип, кичке якта таяк белән йөрергә чыгучылар да күренә. Үзенә күрә саф һавада зарядка бит инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев