Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сорагыз - җавап бирәбез: "Урамга су челтәре кайчан сузылыр икән?"

Октябрь урамында яшәүчеләр Матбугат үзәгенең кайнар линиясенә сорау юлладылар: "Мөслимдәге Октябрь урамының ДОСААФ оешмасы белән Мөслим урта мәктәбе арасында су челтәре үтмәгән. Элегрәк урамның Гагарин белән кисешкән урынында су колонкасы бар иде. Аны да алдылар. Урамга су челтәре кайчан сузылыр икән?"

Сорауга район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш бүлеге белгече Инсаф Абдуллин җавап бирә:

"Соңгы биш елда республикада, шул исәптән Мөслим районында да, "Чиста су" программасы эшли. Әлеге программа кысаларында ел саен республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 10 млн сум хисабына район үзәгендә һәм авылларда яңа су трассалары сузыла, искеләре яңартыла, су скважиналары төзелә. Шуны да әйтергә кирәк: яңарту барышында яңа торбалар иске челтәр белән параллель салына. Иске линиягә ялганып, йортларына су керткән шәхси хуҗалыклар, тузган су торбалары алыну сәбәпле, челтәрдән аерылачак һәм яңа линиягә тоташтырылачак.

Октябрь урамына килгәндә, "Чиста су" программасы буенча су линиясе сузу район планына кертелгән. Проект төзелгәннән соң, әлеге урамга су кертү республика планына кертеләчәк. Шуннан соң анда эш башкарылачак".

"Мөслим инженерлык челтәрләре" җәмгыяте җитәкчесе Рамил Хафизовның да җавабын китерәбез:

"Әлеге урамда яшәүчеләр "Чиста су" программасы кысаларында су керткәнне көтәргә теләмәсә, урамга үз финанс средстволарына да су линиясе суздыра ала. Мондый практика Мөслимдә бар. Ә инде элеккеге су колонкаларына килгәндә, алар Мөслимдә шактый иде. Колонкадан алган су өчен халык акча түләргә теләмәде (гәрчә яшелчә һәм бәрәңге бакчаларына кадәр шуннан су сипсәләр дә). Шунлыктан әлеге колонкалар алынды".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев