Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сорагыз - җавап бирәбез: "Бәяләргә контроль бармы?"

Билгеле булганча, Матбугат үзәгендә кайнар линия эшләп килә. Райондашларыбыздан шактый гына сораулар килә. Шуларның чираттагысы: " Соңгы айларда районыбыз кибетләрендә күп кенә көнкүреш товарларына, азык-төлеккә бәя артуы күзәтелә. Бу күренеш аеруча "Нурлы", "Авылдаш" һәм ветлаборатория каршындагы ит, шашлык сата торган кибетләрдә күзәтелә.

Товарларның күбесендә бәя ярлыгы юк. Шулай ук базар территориясендә урнашкан машина запчастьләре кибете хуҗасы биш минут эчендә күз алдында товарына бәяне ун тапкыр арттырды. Районда моңа карата нинди дә булса тикшерү эшләре бара микән?"

Миркасыйм Гыйлфанов.

Рафаэль Демидов, Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары:

- Закон буенча без запчастләр сатылучы кибетләрдә бәяләрне тикшерә яки үз бәябезне куя алмыйбыз. Кибет хуҗасы үзе теләгән бәяне куя, тик ул бәяләр дә закон нигезендә тикшерелеп торалар.

Ә инде азык-төлек кибетләрендәге хаклар атна саен тикшереп торыла. Һәр кибеттә тәртип, бер кибеттә дә бәя артуы ачыкланмады. "Росспотребнадзор"ның ТР буенча идарәсе Яр Чаллы шәһәрендәге территориаль бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән рейд вакытында закон бозу очраклары күзәтелмәде. Бәя ярлыгына килгәндә, үзегез күргәнсез икән, "Росспотребнадзор"га, 2-35-05 телефоны аша шалтыратып, хәбәр итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев