Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шомлы билгеләр. Сезнең тән тиресе нәрсә турында сөйләргә мөмкин

2024 елның 2-8 сентябрендә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан Тире авыруларын профилактикалау атналыгы уздырыла

Тире авырулары килеп чыгу сәбәпләре турында Республика клиник тире-венерология диспансерының медицина профилактикасы бүлеге мөдире Елена Төхвәтуллина сөйләде.

Тире – кешенең иң зур органы. Ул күп төрле функцияләр башкара – эчке тукымалар һәм органнарны механик зарарланудан, суны артык югалтудан, ультрашәмәхә нурланыш тәэсиреннән, төрле авыру тудыручы бактерияләр һәм зыянлы матдәләрдән саклый. Сулыш алу функциясен дә үти – газ алмашыну процессының 1 процентка кадәре тире аша башкарыла, шулай ук кан тамырларын кысу яки киңәйтү юлы белән организмның терморегуляциясендә катнаша, тир ярдәмендә җылы алмашын көчәйтә. Тир белән бергә организмнан токсиннар һәм хәтта авыр металл тозлары бүленеп чыгуын тәэмин итә. Олы кешенең тән тиресендәге капиллярлар һәм вак кан тамырларында барлыгы литрдан артык кан җыелырга мөмкин.

Тире авырулары төрле була. Алар бер-берсеннән килеп чыгу сәбәбе, сырхауның үзенчәлеге, зарарлануның тирәнлеге, әйләнә-тирәдәгеләргә һәм авырган кешенең үзенә ни дәрәҗәдә куркыныч тудыруы белән аерыла.

Тире авырулары барлыкка килүнең төп сәбәпләре:

- эчке органнардагы авырулар: организмның иммун һәм башка системалары эшчәнлеге, матдәләр алмашы бозылу;

- иммун системага аллергеннар йогынтысы: мәсәлән, кайбер дару препаратларын кабул иткәндә яки аерым ашамлыкларга, көнкүреш химиясе яисә косметикага;

 - тәнгә озак вакыт дәвамында ультрашәмәхә нурлар тәэсир ясавы. Бу очракта тире яман шеше (меланома) башлану куркынычы арта;

- кешедән кешегә күчә ала торган инфекцион авырулар: мәсәлән, корчаңгы, педикулез, микозлар һ.б.;

- тән җәрәхәтләре (тырналу, сыдыру һ.б.);

- шәхси гигиена кагыйдәләре үтәлмәү;

- нәселдәнлек.

Табибка, гадәттә, тире авыруларын ачыклау өчен, пациентның тәнен карап чыгу да җитә, ләкин диагнозны раслау төрле лаборатор һәм инструменталь тикшерү ысулларын файдалануны таләп итәчәк. Мәсәлән, тире яман шешен һәм меланоманы башлангыч чорда диагнозлау өчен FotoFinder аппараты ярдәмгә килә. Әлеге ысул бик төгәл санала, ул патологияне башлангыч стадиядә ачыкларга һәм, шулай итеп, кеше гомерен коткарып калырга булыша!

Тире авырулары йоктыру куркынычын мөмкин кадәр киметү өчен гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк:

- тән тиресен чиста тотарга, бигрәк тә җәмәгать урыннарында, транспортта, бәдрәфтә булганнан соң моңа игътибар бирергә;

- шәхси сөлге, щетка, тарак, кием-салым әйберләреннән (шул исәптән спорт экипировкасы) файдаланырга;

- авыру кешеләр һәм хайваннар белән бәйләнешкә кермәскә;

- сәламәт туклану режимын үтәргә, җитәрлек күләмдә су эчәргә, витаминнар һәм минераллар кабул итәргә;

- кояшның актив чорында саклану чараларын күрергә, бигрәк тә җылы якларга ял итәргә барганда;

- тирегә зыян килсә, ул урынны антисептик чаралар ярдәмендә сакларга – лейкопластырь ябыштырырга яки бәйләп куярга. Андый әйберләр һәрвакыт кул астында ятарга тиеш.

Тән тиресенең сәламәт булып, балкып торуы организмның эчке сәламәтлеген чагылдыра. Кытыршылану, кычыту, сыткы чыгу, шешенү, таплар һәм озак төзәлми торган яралар барлыкка килү, миңнәр арту – болар яшькә, экологиягә, арыганлыкка сылтый торган гади симптомнар гына түгел. Алар организм белән барысы да тәртиптә түгеллекне белгертүче билгеләр. Шуңа күрә тән тиресен игътибарсыз калдырмагыз. Ниндидер үзгәрешләр күрсәгез, вакытында табиб-дерматовенерологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үз белдегең белән дәваланырга ярамый, дип кисәтте Елена Төхвәтуллина.

 

Материал «Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм

 медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ заказы белән әзерләнде

Фото – Рамил Гали

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев