Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Солдатта булган диләр!..

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне.

Мөслим авылында яшәүче Римма һәм Марат Салиховлар өч бала тәрбияләп үстергән. Уллары Булат белән Ленар 2011 елда егетләр хәрби хезмәткә алына. Псковта – штурмлы десант гаскәрләрендә хезмәт итә алар.
– Хәрби хезмәткә улларыбыз үз теләкләре белән китте. Аларның яшь аермасы – бер яшь тә 10 ай. Булатка повестка биргәч, Ленар да: “Абыемнан калмыйм!” – дип, аның артыннан иярде. Бу вакытта ул Казан энергетика университетында көндезге бүлектә укый иде. Академия ялы алды да, барыбызны шаккаттырып, Ватанны сакларга китте, – дип искә ала әниләре Римма апа.
Ноябрь ае була ул. Кышкы салкыннарда ике улын да чит җирләргә җибәрү бик авыр була әти-әнигә.
– Бер караганда, сөендек тә, көендек тә. Ике бертуганның бергә булуы яхшы, әлбәттә. Ни дисәң дә, бертуганнар – бер-берсенә терәк. Чит-ят җирләрдә бигрәк тә. Хыяллары десантчы булу иде. Теләкләренә ирештеләр, бик матур хезмәт итеп кайттылар. Командирларыннан Рәхмәт хатлары да килде,– ди әтиләре Марат абый.
Хәрби хезмәтне үткәч, егетләр икесе дә Казанга юл тоталар һәм укуларын дәвам итәләр. Булат – һөнәре буенча энергетик. Максатына ирешү өчен үз эшен булдырырга уйлаган. Башкалада аны яхшы беләләр. Райондашыбыз авыр йөк ташу линиясе белән идарә итә. Булат районда узган десантчылар бәйрәмендә ел да катнашырга тырыша.
– Армия мәктәбен һәрбер егет үтәргә тиеш, дип уйлыйм. Хәрби хезмәт үтү җиңел булды димим, ләкин бертуганың белән бергә булу рухи ныклык, ихтыяр көче өсти. Энем өчен һәрвакыт җаваплылык тоеп хезмәт иттем, – ди Булат.
Ленар өчен абыйсы кечкенәдән үрнәк була. Хәрби хезмәт үткән вакытта да ул командирларның мактавын түгел, абыйсының соклануын, хуплавын күрергә тели. 
– Хәрби хезмәт дигән сүзтезмәгә тирән мәгънә салынган. Яшь егетләрне кыю ир-егетләр итеп тәрбияли торган урын ул – армия! Повестка тоттырганнар икән, сөенергә кирәк! Сау-сәламәт кешеләргә генә бирелә мондый мөмкинлек, – ди Ленар.
Ленар өчен армия хезмәте үзен сынау, чыныгу урыны да булган. Егетне хәрби хезмәттән сөйгән яры Ләйсән көтеп алган. Бәхетле парның бүген мәхәббәт җимешләре – уллары үсә. Ленар Россия башкаласында иминият агенты булып эшли. 
– Әтиемнең хәрби хезмәт турында яратып сөйләве бүген дә исемдә. Белоруссиядә хезмәт иткән вакыты турында тәмләп сөйли иде ул. Авиация гаскәрләренә хезмәт күрсәтү буенча инженер булып хезмәт иткән әтиебез безне дә хезмәт тәрбиясе белән чыныктырып үстерде. Тормышта мөстәкыйльлек һәм эш сөю кебек сыйфатлар бик кирәк, – ди Ленар.
Булат һәм Ленар Салиховлар кебек Ватаныбызга тугры, хәрби хезмәт үтүне изге бурычлары санаган һәм тормышта үз юлларын тапкан егетләр күбрәк булсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама