Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәнгать мәктәбе укучылары үсеп килүче эстрада артисты Рөстәм Гыйльфанов белән очрашты

8 сентябрь көнне Мөслим сәнгать мәктәбенең җыр hәм баян классларын тәмамлаган укучыбыз, бүгенге көндә Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамблендә эшләүче артист Рөстәм Гыйльфанов белән очрашу булды. «Буыннар очрашу» циклының дәвамы буларак, бу чарага төрле учреждениеларда эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарны да чакырдык, дип язалар сәнгать мәктәбеннән.

Очрашуны Рөстәм Гыйльфановның баян укытучысы Азия Заhидуллина үзенә генә хас осталык белән алып барды. Рөстәм Гыйльфанов килгән кунакларны үзенең ижаты белән таныштырды, моңлы җырларын бүләк итте. Сәнгать мәктәбендә белем алучы Гүзәл Зиннурова (укытучысы Мөршидә Әхмәтҗанова) hәм «Мөслим бизәкләре» бию ансамле (җитәкчеләре Ольга Станиславовна) чыгышлары да бәйрәмгә ямь өстәделәр. Кичәдә районның ижтимагый совет җитәкчесе Моряк Йосыпов, лаеклы ялдагы ветеран укытучы Хәлимә Сафина, шагыйрә Лилия Садриева, балалар язучысы Мөҗәhит Әхмәтҗанов та чыгыш ясадылар. Рөстәм Гыйльфановның җыр укытучысы Гөлназ Йосыпова укучысы турындагы иң якты хәтирәләрен яңартты, Рөстәм белән чиксез горурлануын белдерде.

Айгөл Фаттахова Рөстәм Гыйльфановка рәхмәт хаты тапшырды hәм киләчәктә дә, безнең мәктәп белән элемтәсен югалтмыйча, яңадан-яңа үрләр яулавын, иҗади уңышлар теләде. Сәнгать мәктәбе директоры Моряк Йосыпов белән Илгиз Низамовка да, мәктәп белән тыгыз элемтәдә торганнары өчен, рәхмәт хатлары тапшырды.

Кичәне йомгаклап, Рөстәм Гыйльфанов, бәйрәм кунаклары hәм оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерде, мәктәп музеена үзләренең ансамбльләре турында китаплар бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X