Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәнгать мәктәбе ишегалдын төзекләндерүгә дә иҗади якын килгән

2015 нче ел республикабызда парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде. Тирә-юньне яшелләндерү белән бергә, күңел байлыгы, эстетик тәрбиягә дә басым ясау - бу елның максатлары. Быел Мөслимебез, күзгә күренеп, көннән-көн матурая. Аның үзәге генә ни тора, Бауман урамыннан ким түгел. Без дә, Мөслим сәнгать мәктәбе коллективы, үз чиратыбызда,...

Яз җитү белән, күп төрле чәчәк орлыклары, үсентеләр сатып алынды. Хезмәткәрләр тырышлыгы белән мәктәбебез ишегалдында күз явын алырлык ял почмагы булдырылды. Берсеннән-берсе матур чәчәк клумбаларын күреп, ис-акылларың китәрлек! Әлбәттә, мондый гүзәллекнең укучыларга йогынтысы булмый калмагандыр: ямь өстенә ямь өстәп, нәкъ шул чәчәкләр кебек елмаеп, балкып керүче укучыларны күрү - үзе бер сөенеч. Дәрескә иртәрәк килсәләр яисә буш вакытлары булса, балалар мәктәп ишегалдына чыгып утыралар, чын мәгънәсендә матурлык эчендә аралашалар.

Ата-аналар да бик сөенделәр. Моңарчы алар балаларының дәрестән чыгуын көтеп, ничек вакыт уздырырга белмичә йөрсәләр, хәзер мәктәп ишегалдындагы эскәмияләрдә гөлләр арасында сөйләшеп утыралар, вакытларын күңелле уздыралар.

Әйе, шау чәчәктә утыручы мәктәбебез яныннан беркем дә битараф кына узып китә алмый. Райондашларыбызның һәм килүче кунакларның мәктәбебездәге кечкенә генә табигать почмагына сокланып китүе безнең күңелгә рәхәтлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама