Республика дәүләт техник күзәтчелек идарәсе боерыгы нигезендә 11 декабрьдән 28 декабрьгә кадәр "Снегоход" профилактика операциясе үтә. Аның кысаларында барлык снегоходларның, мотовездеходларның, квадроциклларның теркәү документлары (машиналарның (агрегатларның) теркәү номерларына туры килүе), дәүләт номерлары, йөртүчеләрнең "А1" категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булуы, агымдагы елда техник күзәтү узу тикшереләчәк. Таләпләр үтәлмәгән очракта законда каралган чаралар кулланылачак.
Теркәү мәсьәләләрен хәл итү, техник күзәтү үткәрү һәм тракторчы-машинист таныклыгын алу ( алыштыру) өчен ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең Мөслим бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Безнең адрес: Мөслим авылы, Пушкин урамы, 91 йорт.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Без "Дзен"да! Дзен
Нет комментариев