Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәләтле балалар фестивале

Кичә район мәдәният йортында Сәләтле балалар фестивале узды. Фестивальне мәгариф идарәсе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырды. Чарага кунак итеп район башлыгы, җитәкчеләр, әти-әниләр чакырылган иде. Спортта, сәнгатьтә, иҗади конкурсларда,фәнни-гамәли конференцияләрдә уңышларга ирешкән 200гә якын укучы сәхнәгә күтәрелде. Аларга, мәгариф, мәдәният бүлекләренең мактау грамоталары акчалата премияләре бирелде. Район, республика, Россиякүләм...

Кичә район мәдәният йортында Сәләтле балалар фестивале узды. Фестивальне мәгариф идарәсе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырды. Чарага кунак итеп район башлыгы, җитәкчеләр, әти-әниләр чакырылган иде. Спортта, сәнгатьтә, иҗади конкурсларда,фәнни-гамәли конференцияләрдә уңышларга ирешкән 200гә якын укучы сәхнәгә күтәрелде. Аларга, мәгариф, мәдәният бүлекләренең мактау грамоталары акчалата премияләре бирелде. Район, республика, Россиякүләм олимпиадаларда җиңү яулаган, призер булган 22 укучыга, аларның укытучыларына район башлыгының Рәхмәт хатын, премияләрне Рамил Хәмзович үзе тапшырды. Чара дәвамында төрле елларда мәктәпләрдә модада булган укучылар формалары рекламасы тәкъдим ителде. "Ел укучысы-2016" номинациясендә җиңү яулаучы да билгеле булды.Ул - Әмәкәй урта мәктәбенең 10 класс укучысы Алсу Җәлилова. Фестиваль сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балаларның концерт номерлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев