Яңалыклар
Синоптиклар яңгыр, юеш кар һәм кырау фаразлый
Көндезге температура +4 градустан артмаячак.
(Казан, 20 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан һәм аның башкаласында ял көннәрендә аязучан болытлы һава, урыны белән яңгыр һәм кар көтелә. Төнге сәгатьләрдә температура 0 градустан түбән булачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеоролгия һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
21 октябрьгә каршы төндә Татарстан башкаласында һава температурасы 1-3...
Көндезге температура +4 градустан артмаячак.
(Казан, 20 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан һәм аның башкаласында ял көннәрендә аязучан болытлы һава, урыны белән яңгыр һәм кар көтелә. Төнге сәгатьләрдә температура 0 градустан түбән булачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеоролгия һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
21 октябрьгә каршы төндә Татарстан башкаласында һава температурасы 1-3 градус салкын булачак. Төньяк-көнбатыштан салмак җил. Көндез шимбә көнне һава 1-3 градуска җылыначак. Төньяк-көнбатыштан салмак җил.
Якшәмбе көнне төнлә минималь температура минус 5 градус булачак. Көндез температура 1 градус салкыннан 4 градус җылыга кадәр үзгәреп торачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Без "Дзен"да! Дзен
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев