Синоптиклар Татарстанда давыл турында кисәтте
Синоптиклар яшенле һәм көчле яңгырлар, боз яву, җилнең тизлеге урыны белән секундына 24 метрга кадәр җитү хакында искәртә.
Татарстан синоптиклары 27 апрельдә давыл чыгачагы турында кисәтте. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген көндез яшенле яңгыр һәм боз яву көтелә.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, һава торышы көннең икенче яртысында һәм кич бозылачак. Ул 28 апрель төнендә дә саклана.
Бу вакытта Татарстан территориясеннән актив атмосфера фронтлары узачак.
Синоптиклар яшенле һәм көчле яңгырлар, боз яву, җилнең тизлеге урыны белән секундына 24 метрга кадәр җитү хакында искәртә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-gidrometeouzage-carsambe-konne-davyl-cygacagy-turynda-kisatte-5853771
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев