Синоптик җылыту сезонының кайчан төгәлләнәчәген әйтте
Яңалыклар

Синоптик җылыту сезонының кайчан төгәлләнәчәген әйтте

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Феликс Гоголь «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте

Татарстанда апрель һәм май айларында һава температурасы климатик нормадан бер градуска югарырак булыр дип көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Феликс Гоголь «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Аномаль җылылык аркасында республикада җылыту сезонының озынлыгы ел саен кыскара. Хәлиткеч карар тәүлеклек уртача температура +8 градустан артып киткән очракта кабул ителәчәк», - дип белдерде ул.

Аның сүзләренчә, җәйгә һава торышының төгәл фаразы әлегә юк. Метеорологлар кыска вакытлы фаразларга таянырга чакыра.

Чыганак һәм фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев