Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синең улларың, Мөслим! Механизатор Алмаз Әһлиев белән танышыгыз

"Органик групп" җәмгыятенең "Калмыя" бүлекчәсендә дүрт дистә елга якын механизатор булып эшләүче Әһлиев Алмаз Сәйфи улы (рәсемдә) быелгы язгы-чәчү кампаниясе башлануын да түземсезлек белән көтә.

Чөнки, үзе утырып эшләүче тракторын да, җыелма коралларын да күптән әзерләп куйган ул. Алмаз Әһлиевне җитмеш төрле һөнәрнең остасы дисәң дә ялгыш булмас. Чөнки, бүген ул хуҗалыктагы техниканы һәм тагылма коралларны ремонтлауда хезмәт куйса, язгы-кыр эшләре башлангач басуга чыгып китә һәм көзге кыр эшләре тәмамланмыйча шуннан кайтып керми. Чәчү эшләре төгәлләнгәч үсемлекләрне тукландыруда басуларны иңләсә, урып-җыю чорында комбайн штурвалы артында, игеннәрне җыеп алуда көнне-төнгә ялгап хезмәт итә. Шуңа күрә дә агрофирма һәм бүлекчә җитәкчелеге аның хакында: "Безнең Алмаз шушы җирлекнең тоткасы. Авырлыкларга бирешмичә, егетләрчә эшли белә ул. Алмазсыз - ике кулсыз без" - диләр. Ә үзе ул тыйнак кына: "Шушы җирдә тудык, монда яшибез, без дә эшләмәгәч, кем эшләр бу җирдә. Хезмәт хаклары вакытында түләнсә, җитәкчелек хезмәтебезне күрә белгәндә басу-кырларда эшләве үзе бер бәхет бит ул" - ди. Ә аның туган ягы, Алмаз Әһлиев кебек җир улы булы белән бәхетледер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X