Синең улларың, Мөслим! Алдынгы механизатор Евгений Үтәгәнов
Евгений Үтәгәнов (рәсемдә) Мәлләтамак авылы егете. Аның төп хезмәт урыны "Чаллы икмәге" җәмгыятендә. Язгы чәчү, урып-җыю кебек җаваплы кампанияләрдә "Туган як" агрофирмасының Табын бүлекчәсенә эшкә кайта.
Алдынгы механизатор дистә елдан артык чәчү җирләрен эшкәртә. Узган ел ул "К-744" тракторына базасындагы "BEDNER" компактеры белән эшләде. Урак вакытында комбайнга утыра Евгений. Өр-яңа "Нью-Холланд" комбайнында смена нормасын арттырып үтәп, район буенча югары күрсәткечкә иреште. Уңган игенче авыл хуҗалыгы алдынгыларының район слетында да хөрмәтләнде.
Әлфинур Ногманова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев