Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синең кызларың, Мөслим! "Туган як"тан Гөлсия Вагыйзова

Ипле булгангамы, әллә маллар телен аңлагангамы, рәхәт итеп эшли ул.

Фермада шартлар бөтенләй башка хәзер.

– Гөлсиябезнең килгәнен малкайлары көтеп ала. Аны аяк тавышыннан ук таныйлар бугай. Ипле булгангамы, әллә маллар телен аңлагангамы, рәхәт итеп эшли ул. Аның авызыннан “алҗадым” дигән сүзне ишеткәнебез юк, – ди ферма мөдире Венера Закирова.

Гөлсия Вагыйзова – Тугаш авылы кызы. Түбән Табын авылына килен булып төшә ул. Агрофирманың Югары Табын бүлекчәсендә озак еллар савымчы булып эшләүче райондашыбыз карамагында 55 сыер исәпләнә. Көнлек күрсәткече югары Гөлсиянең – һәр сыердан уртача 23 литр сөт савып ала уңган терлекче.

– Терлек торакларын, фермага илтүче юлларны элеккеге еллар белән чагыштырырлык та түгел хәзер. Без яшь чакта әниләрнең аягыннан резин итек төшми иде. Хәзер фермага үкчәле туфли белән йөрсәң дә була. Эш шартлары да уңайлы. Кул белән сыер сауган еллар онытылды инде. Ләкин бер нәрсә үзгәрешсез калды – малкайлар элеккечә тәрбия һәм наз ярата. Аларның күзләреннән үк нәрсә теләгәннәрен аңларга була ,– ди Гөлсия Вагыйзова.

Гөлсия апа тормыш иптәшен иртә югалта. Ләкин авыр мизгелләрдә дә сыгылып төшми, балаларын ялгызы аякка бастыра. Авыр вакытта эш коткара аны. Ике улы, кызлары кебек якын киленнәре, яраткан оныклары бар бүген. Гөлсия апа күпләп мал тота, ихатасы тулы терлек, кош-корт аның.

– Әнинең күңелендә беркайчан да беркемгә дә начарлык булмады. Сынауларда сынмады, кайгыда бирешмәде ул. Яшьләр белән бик теләп тәҗрибә уртаклаша, – ди уллары.

Фермага яшьләр килүгә чиксез сөенәГөлсия апа. Авылда яшьләрнең калырга теләмәвен аңлап бетерә алмый райондашыбыз.

– Авылда да зур мөмкинлекләр бар хәзер. Эш кешесенә ихтыяҗ һәрвакыт зур ул. Яшьләр килсә, бик теләп өйрәтер идем. Безнең һөнәргә ихтыяҗ һаман да зур, дип уйлыйм. Терлекчелекнең үсеше турыдан-туры савымчыларның хезмәтенә бәйле бит. Машина белән саву аппараты савымчының эшен җиңеләйтә. Эш бик уңайлы хәзер, – ди Гөлсия Вагыйзова.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек Туган як агрофирмасы