Әниләр көненә. Клара Шәймиева: "Балаларымның һәркайсы кадерле..."
26 яшьлек Нәзирәнең вафаты турындагы хәбәр Олы Чакмак авылын тетрәндерә. Ире Хәмзә кулына ике сабый – биш яшьлек Илшат һәм 1,5 айлык Фирая кала.
26 яшьлек Нәзирәнең вафаты турындагы хәбәр Олы Чакмак авылын тетрәндерә. Ире Хәмзә кулына ике сабый – биш яшьлек Илшат һәм 1,5 айлык Фирая кала. Алай гына да түгел, малай – тумыштан авыру. Аңа аерым игътибар, тәрбия кирәк. Көне буе колхоз эшеннән кайтып кермәгән Хәмзәнең үзенә – таяныч булырдай тормыш иптәше, үксез балаларына әни булырдай кешене каян табарга?
Балаларга әни кирәк...
Берничә хатынны димләп карыйлар Хәмзәгә. Бер-икесе килеп, аның тормышы белән “танышып” та китә. Әмма, авыру баланы күргәч, куркып калалар. Бердәнбер көнне ир янына авылдашы Зәйтүнә апа килеп керә һәм Түбән Табын авылында кунакханә җитәкчесе булып эшләүче Клара хакында сөйли. Аның эшчән, бик чиста-пөхтә һәм сабыр холыклы булуын әйтә. Ходай насыйбы булганмы, ялгыз тормыш алып барудан гаҗизлектәнме – Хәмзә абый әлеге уңган белән танышудан баш тартмый. Ирнең уңай карашын сизеп алгач, “тимерне кызуында сугарга” яраткан Зәйтүнә тиз арада Клара янына юл тота. Ул аңа Хәмзәнең язмышын сөйләп бирә, димче карчыклардай үтереп мактый. Ходайның рәхмәте белән мондый ир-егеткә Клара да каршы килмәвен белдерә. Кияүгә чыгып, беренче иреннән кагылып-сугылып яшәп, өстеннән йөргән ирдән юньле сүз ишетмәгән яшь хатын тагын бер кат бәхетен сынап карарга уйлый. Икенче көнне үк Хәмзә авылдашы белән аны алырга килә: “Үземне әлегә уйлаган юк, әмма ике балама әни кирәк. Риза булсаң алып китәм” – ди ул. Шулай итеп, Клара әни булып карамаган килеш, ике балага әни булганын сизми дә кала.
Бу балагыз озак тормас...
Клара килгәндә биш яшьлек Илшат утырып кына тора. Авыр сөйләшә. Яшь ана баланы йөрергә, калак тотып ашарга, аңлаешлы итеп сөйләшергә өйрәтә. “Бу балагыз озак тормас, тиздән үләр”– ди табиблар. Файдасы булмасмы, балабыз терелмәсме дип Илшатны шәһәрләр хастаханәләренә, көчле табибларга, дәвалаучы әбиләргә дә йөртеп карыйлар. “Изге күңелле” табибларның берсе хәтта аны балалар йортына тапшырырга киңәш итә. Әмма Клара бу тәкъдимгә теше-тырнагы белән каршы чыга:
– Ул баланы детдомга биреп, ничек яшәрбез, авылдашлар күзенә ничек карарбыз? Тамактан аш үтмәс, күзгә йокы кермәс. Ходай ни язган шул булыр, беркая да бирмибез дә, йөрмибез дә.
Ул вакытта Клара апа иренә шулай ди. Бер-бер артлы еллар уза, Фирая да үсә, гаиләне тулыландырып, уртак балалары – Серенат белән Эльвира дөньяга килә. (Тугач та табиблар гомеренең кыска булуын юраган Илшат та бүген 55 яшен тутырып килә). Ул чорда Хәмзә Шәймиев колхозда бригадир да, механик та булып эшли. Әмма “техника җене кагылган” ир-егет тракторда эшләүне кулай күрә, шулай итеп ул лаеклы ялга чыкканчы корыч атыннан аерылмый. Клара апа, килен булып килгән елларда балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшләсә дә, соңрак фельдшер-акушерлык пунктына санитарка булып күчә һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда тырыш хезмәт куя. Хәмзә белән Клара, бер-берсенә терәк-таяныч булып, гаилә йөген тигез тарталар. Төп ихатада яңа йорт җиткереп чыгалар. Каенанасы Миңкамал да соңгы сулышынача Клара апа тәрбиясендә була. “Зәйтүнә апаның сүзләре дөрес туры килдеме соң, Хәмзә абый нинди ир булды?” дигән соравыма Клара апа:
– Хәмзәм бик тыныч, акыллы һәм эшчән ир булды. Дөнья көтәргә бик яратты. Ике ихатада да барысын да үз куллары белән корды. Ялгыш кына да кул күтәргәне, авыр сүз әйткәне булмады. Минем өчен дә, балалар өчен дә үлеп торды. Гомер буе бер-беребезне хөрмәт итеп яшәдек, – дип җавап бирде.
Әни берәү генә була...
Фирая мәктәптә укыганда аңа Клара апаның үз әнисе булмавын әйтеп кайтаралар. Бала елап кайтып керә дә:
– Әни икәү булмый бит, берәү генә була, син – минем әнием – дип, Клара апага килеп сарыла.
Күзләренә яшь тыгылган ана сабыен кочагына ала, икәүләп елыйлар:
– Мин – синең әниең, син – минем кызым. Мин сине бик-бик яратам, – ди ана сабыена.
Бүген инде аның балалары, тормышта үз юлларын табып, гаилә корып матур көн итәләр. Клара апа һәрберсен яратып:
– Фираям гаиләсе белән Җәлил поселогында яши, атна саен диярлек кайтып хәл белеп китәләр. Хәзер инде үзләре – әби-бабай. Серенатым белән Эльвирам гаиләләре белән Мөслимдә гомер итә. Шөкер, бүген янымда Илшатым бар, бер үк ул исән булсын. Бабаем вафатыннан соң, берьялгызым калсам, бик авыр булыр иде. Аллага шөкер, бүгенге тормышыма һәр көн сөенеп рәхмәт укыйм, – ди.
Аның кебек кешеләр сирәк була...
Моннан алты ел элек Хәмзә абый бакыйлыкка күчә. Кызлар, кияүләр, килен һәм оныклар туган йортка эзләрен суытмый. Чөнки аларны, тәмле ризыкларын пешереп шатланып каршы алучы әниләре Клара апа һәм олы абыйлары Илшат каршы ала.
– Безнең әби кебек кеше тагын бар микән ул? 83 яшен тутыруга карамастан, кайчан гына килеп керсәк тә, чәе кайнаган, өстәле тулы сый-нигъмәт булыр. Кайчагында аптырап, “Әби безнең киләсен каян белдең?” дип сорыйм. Әле сыерын да күптән түгел генә бетерде. Китә башласаң да, күчтәнәчкә әле тегесен, әле монысын биреп җибәрә. “Кирәк түгел, без эшләп торабыз бит әби” дисәң, “Ярар булып торсын”, – ди. Зур рәхмәт аңа, – ди Мөслимдә яшәүче кияве Илфат.
Клара апаның җиде оныгы, ике оныкчыгы бар бүген. Өч оныгының башлы-күзле булуын күрә алуына, аларга зурлап бирнәсен, башка кирәк-ярагын әзерләп, олы тормышка озатуына да сөенеп туя алмый ул.
– Әле дә Клара апа бар. Кайчагында күренми торсак, йөгереп кереп җитә, “Нишләп күренмисез, ни булды?” ди. Аның кебек кешеләр бик сирәктер ул. Авырып хастаханәгә кергәч тә, бөтен урамыбыз белән ялгыз калгандай булдык. Балалары, ике як туганнары һәрвакыт көтеп алынган кунак бу йортта. Хәмзә абый вафат булса да, аның туганнары да бик еш килеп, хәлен белеп торалар. Илшатны да бик нык тәрбияли. Аның өчен дип көнгә ничәмә төрле ризык пешерә торгандыр. Татар хатын-кызының өлгесе ул Клара апа, – ди күршеләре Гүзәлия апа Әдиятуллина.
Чыннан да, Клара апа аш-суга бик оста. Аның пешергән чәкчәкләрен, тәмле таба ашларын кемнәр генә авыз итмәгәндер?! Күңел җылысын биреп бәйләгән йон оекбашларын, башмакларын да ул өенә кергән һәркемгә бүләк итәргә ярата. Оста куллы, олы йөрәкле ана авылда мәрхүмнәрне соңгы юлга озатуда да катнаша. Өлкән кеше буларак, яшьләргә үтемле киңәшләре белән дә ярдәм итә.
Без – яшьләргә менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк. Бүген үзенең авыру булмаган баласын да чит-ятларга ташлап калдыручы аналарга, үз баласы яисә ата-анасы белән уртак тел таба алмыйча, күрешмичә яшәүче күп кенә гаиләләргә дә Клара апаның тормыш китабын өйрәнергә кирәктер.
Фәридә Гайнетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев