Шулай яшибез (“Мизгел” яшьләр үзәге директоры Алисә Минһаҗева белән әңгәмә)
“Мизгел” яшьләр үзәге бүгенге көндә ниләр белән шөгыльләнә, яшьләр буш вакытларын ничек үткәрә? Үзәк директоры Алисә Минһаҗева белән шулар хакында сөйләшәбез.
“Мизгел” яшьләр үзәге бүгенге көндә ниләр белән шөгыльләнә, яшьләр буш вакытларын ничек үткәрә? Үзәк директоры Алисә Минһаҗева белән шулар хакында сөйләшәбез.
– Алисә Александровна, “Мизгел” яшьләр үзәге эшчәнлегенең юнәлешләре нинди?
– 2008 елда эшчәнлеген яшьләр үзәге буларак башлаган оешмада бүгенге көндә тугыз кеше эшлибез. Белгечләрнең уртача яше – 25 яшь, аларның 80 проценты – югары белемле. Районда яшьләр сәясәтен тормышка ашыру, аларның ялын оештыру, волонтерлык хәрәкәтен үстерү, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, егет-кызларны социаль яктан актив шәхесләр итеп тәрбияләү, асоциаль күренешләргә каршы көрәш, һөнәри һәм шәхес буларак үсү өчен мөмкинлекләр тудыру – эшчәнлегебезнең төп юнәлешләре.
Эшчәнлегебез өч яшь төркемендә алып барыла. Беренче төркем 14тән 18 яшькә кадәр укучыларны берләштерә. Район буенча андый яшьләр бер меңгә якын. Икенче төркем нигездә читтә укучы 18-24 яшьлек студентларны берләштерә. Аларның саны бер меңнән артык исәпләнә. 24-30 яшьлек егет-кызлар өченче төркемгә керә. Алар – ике меңнән артыграк.
– Үзәктә үткәрелүче чаралар белән таныштырсагыз иде.
– Ярты елда гына да 50дән артык чара үткәрдек. Мониторинг нәтиҗәләре буенча аларда 12 меңнән артык кеше катнашуын белдек. Яшьләр бигрәк тә массакүләм мәдәни һәм спорт чараларына тартыла. Чараларыбыз күпчелек 14-30 яшьлек райондашларыбыз өчен үткәрелә. Әлбәттә, масштаблы һәм яшьләрне кызыксындырырлык чаралар оештыруда үзәк каршында эшләүче “Игелек уят” хәрәкәте активистлары да ярдәмгә килә. Әлеге хәрәкәттә бүгенге көндә 15 активист һәм 100дән артык фикердәш исәпләнә.
– Волонтерлар хәрәкәтендә дә актив катнашасыз, дип беләбез.
– Әйе, үзәктә инде берничә ел дәвамында волонтерлар хәрәкәте нәтиҗәле эшли. Волонтерлар елын түгәрәк өстәл артында сөйләшү белән башлап җибәргән идек. Анда муниципаль район башлыгы Рамил Муллин белән бергә “Рәсәй укучылар хәрәкәте”, “Яшь мөслимлеләр”, “Татарстан варислар берлеге”, “Игелекле йөрәк”, “Мөстәкыйль балалар” хәрәкәтләре активистлары да катнашты һәм үз тәкъдимнәрен җиткерде. Ел дәвамында волонтерлар белән берлектә 18 акция үткәрдек.
(Ахыры 6 биттә).
Ф. Гайнетдинова фотосы.Алар арасында “Чиста Мөслим”, “Яшел Мөслим”, “Велосипедчылар парады”, “Бәхетле балачак” фестивале, “Яшьләр көне” – иң масштаблы проектлар. “Мөслим йөрәге” скверында “Вакыт капсуласы”, ягъни киләчәк волонтерларга юллама саклауга куелды. Район күләмендә үткәрелгән Ураза һәм Корбан гаетләрендә гаилә бәйрәмнәре үткәрүдә дә волонтерларыбыз башлап йөрде. Мәктәпләрдә үткәрелүче игелек, иминлек, тормыш дәресләрендә катнашу да яшь буынны тәрбияләүдә мөһим роль уйный. Террорчылык, экстремизмга каршы юнәлтелгән комплекслы чаралар айлыгында аграр көллият һәм мәктәп укучылары алдында чыгыш ясадык, очрашулар һәм акцияләр үткәрдек.
– Алисә Александровна, үзәктә эшләүче “Без – бергә” проекты хакында да әйтеп үтсәгез иде.
– Әлеге проект мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм күрсәтү, алар өчен төрле чаралар үткәрү максатында оештырылган иде. Белгечләр район социаль яклау бүлеге белән берлектә Мөслим үзәгендә һәм авылларда яшәүче әлеге категория балаларның өйләрендә булып, яшәү шартлары белән танышалар, аларга бәхетле мизгелләр бүләк итәләр. Түбән Табын интернат-мәктәбендә үткәрелгән “Бәхетле балачак” бәйрәме дә балаларга бик ошады. Әле күптән түгел генә “Хастаханә клоунадасы” проектын башлдык.
– Яшьләр үзәге үз радиосын да булдырды бит әле.
– Радиобыз август аеннан эшли башлады. Эфир аша район яңалыклары, яшьләр тормышы белән таныштырабыз, хезмәтләре һәм активлыклары белән танылган яшьләр турында сөйлибез, әңгәмәләр үткәрәбез. Эшчәнлегебезне тагын да камилләштерү максатында “Болгар” радиосы алып баручысы Наилә Гыйбадуллинаны кунакка чакырдык. Тапшыруларны һәр йортта тыңларлык итү теләге белән янабыз.
Әңгәмәдәш – Фәридә Гайнетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев