Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шуганка мәктәбенә ремонт кирәк!

Баланлы авыл җирлегенә керүче Чия Түбә, Шуганка, Баланлы авылларында 657 кеше яши. Аларның 322се – эш яшендәгеләр. Җирлектә 10 эшмәкәр, 6 фермер хуҗалыгы, бер гаилә фермасы бар. Алар авылның 22 кешесен эш белән тәэмин иткән. Җирлектә төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, ике китапханә, ике мәдәният йорты, дүрт кибет, почта бүлекчәсе халыкка хезмәт күрсәтә. 

Узган ел үзара салым акчасы хисабына Баланлы зираты коймасын буяганнар, биек агачлар киселгән, чистарту, җыештыру эшләре башкарылган, чүпләр яндырылган. Зират юлына гравий җәелгән. Яңа Егорьевка зиратына юл булдыру кирәклеге дә әйтелде. 
Җәй айларында укучыларны эшкә тартканнар. Балалар көче белән су буйларын, зиратларны, урамнарны чистарту, элмә такталарны буяу, баганаларны агарту кебек эшләр башкарылган. Үзара салым акчасының күпмедер өлеше шушы хезмәтләргә тотылган. 96 мең сум акча чүплекләрне рекультивацияләүгә сарыф ителгән. Чүп җыю һәм алып китү, яктырткычлар ремонты, Егорьевка зиратына юл ачу, юл буйларындагы үләннәрне чабу, су линиясен алыштыру, юл салу, грейдерлау кебек эшләр дә салым акчасы хисабына башкарылган. Җыенда чыгыш ясаган авыл җирлеге башлыгы Илүсә Исламова Шуганка мәктәбенә ремонт таләп ителүен билгеләп үтте. 1979 елда төзелгән әлеге мәктәптә бүгенге көндә 5 укучы белем ала. Шунда ук почта бүлеге, китапханә, медпункт, клуб урнашкан. Ләкин төзелгәннән бирле бер тапкыр да капиталь ремонт күрмәгән бинаның түбәсеннән су үтә, ишек-тәрәзәләре бик иске, ягулык котелы кечкенә, бинада салкын икән. Моны җыенда катнашучы авыл халкы да ассызыклады. 
– Башкарылган эшләребез шактый, шәхси эшләрен булдырган эшмәкәрләребез дә аз түгел. Бер генә чара да алар ярдәменнән башка узмый, иганәчелек ярдәме күрсәтәләр. Биналарыбыз, нигездә, төзек. “Каенкай” балалар бакчасы коллективы үз көче белән косметик ремонт үткәрде: бүлмәләр бүленде, бер агач рамлы тәрәзәне пластикка алыштырдылар, уен мәйданчыгы ясадылар. Узган елгы җыенда ике авылда да фельдшер юк, дип зарланган идек. Шөкер, бүген инде Шуганкада да, Баланлыда да ФАПлар эшли, – диде Илүсә Исламова. 
Баланлыда Корбангали мәчете, Шуганкада мәдрәсә эшли. Ике авылда да гарәп графикасын, ислам дине нигезләрен өйрәнү буенча укулар оештырылган. 10-12 шәр кешедән торган төркемнәр атнага ике тапкыр укуга йөри. Җәмил хәзрәт Газымов хәердән кергән акча хисабына гаиләсе ярдәмендә мәчеттә төзекләндерү-яңарту эшләре башкара. 
Җирлектә ветераннар советының нәтиҗәле эшләве дә билгеләп үтелде. Юбилярларны өйләренә барып котлау, өлкәннәрне массакүләм чараларга тарту, хәлләрен белешеп тору матур традициягә әйләнгән. Ике социаль хезмәткәр 8 өлкән яшьтәге әби-бабайга ярдәм итә. 
– Авыл халкы пассив тормышка өйрәнеп бетте. Өйләргә зәңгәр ягулык керү, уңайлы көнкүреш техникасы, суның кергән һәм чыккан булуы күп хезмәтне җиңеләйтте, билгеле. Шул сәбәпле күбрәк утырып-ятып торучыларга әйләнә барабыз. Нәтиҗәдә симерү, йөрәк-кан тамырлары авырулары, шикәр чире, буыннар көчсезлеге барлыкка килә. Ике мәктәпнең спортзаллары ачык, шөгыльләнергә мөмкинлекләр бар. Баланлы буасында шугалак ясалды. Аз булса да хәрәкәтләнү булыр, дип, массакүләм чана, чаңгы шуу, велосипедта йөрү, төрле даталарга багышланган акцияләр оештырып карыйбыз, тик һаман бер үк кешеләр катнаша. Күпләр читтә кала. Сәламәтлеккә битарафлык авыруларга китермәсен иде, – диде авыл җирлеге башлыгы. 

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев