Шәһәр егете авылны ярата
Яшьләргә авылда эш юк, шуңа да шәһәргә китәләр, дибез. Авылга кайтып, үз эшен башлаган шәһәр егетләре моның киресен исбатлый.
Узган җәйдә икенче партиягә бройлер чеби эзләдек. Моны ишеткәч, танышларыбыз: “Октябрь авылында шәһәрдән кайтып үстерүчеләр бар, аларныкы әйбәт була”, – диде. Киттек эзләп “шәһәр фермерларын”. Баксаң, чебиләрен тагын биш көннән генә сатарга җыеналар икән, әле 45 көнлек булмаганнар. Эчтән генә: “Башкалар айлык чебиен дә 40 көнлек дип алдый. Алучы барда сат та җибәр бит инде. Болар шомармаган икән әле”, – дип уйлаган идем. Башка кошчылардан алырга туры килде чебине.
Шәһәрдән кайтып, фермерлык белән шөгыльләнүче егет турында күбрәк белү теләге генә кимемәде. Октябрь авыл җирлегендә узган җыенда, җирлек башлыгы Илгиз Ханнанов эшмәкәрлек турында сөйли башлагач, кошчы фермерлар арасында “шәһәрнекеләр” булуын да аңладым.
... Радик бик ачык егет икән. Күптәнге танышы кебек, якын итеп, ипле генә сөйләшә. Әз генә аралашкан арада да үзе турында шактый мәгълүмат бирергә өлгерде. Әти-әнисе Мөнирә белән Фәнтимер – чыгышлары белән Октябрь авылыннан. Мәктәпне тәмамлау белән, чордашлары кебек романтика эзләп, Яр Чаллы шәһәренә барып төпләнгәннәр.
– Мин үзем – шәһәр баласы. Мәктәптә укыганда ук Яр Чаллы сәүдә-технология көллиятендә белем алдым. Армиядән соң сәүдә-технология институтында менеджерлыкка укыдым.
– Замана өчен бик кирәкле һөнәр. Ә ник алган белгечлегең буенча эшләмәдең?
– Хәзер кызык бит ул. Кая барсаң да, кимендә өч ел стаж сорыйлар. Институтны яңа гына тәмамлаган кешедә нинди стаж булырга мөмкин?! Шулай да ярты ел эшләдем. Күңелдә үз эшемне булдыру хыялы да бөреләнә башлаган иде. Кошчылык белән шөгыльләнүче танышлардан күреп, чебиләр алып үстерергә уйладым. Беренче эш итеп, теория өйрәнергә керештем. Кошчылык турында китаплар укыйм, интернеттан өйрәнәм, санитар нормалар белән танышам...
Тәмам “өлгереп” җиткәч, 2017 елда әти-әнисенең туган авылы Октябрьгә кайтырга карар кыла Радик Хәмидуллин. “Бу авыл миңа бик тә якын. Балачакта җәйләрем әниемнең әнисе Рәсидә һәм әтиемнең әнисе Рәшидә әбиләрдә (алар бер йорт аша гына күршеләр) уза иде”, – ди ул. Бу вакытта инде әти-әниләре авылдан йорт сатып алган була. Ялларда шунда кайтып-китеп йөриләр. Радик та шунда кайтып “оялый”. Һәм, Рәсидә әбисенең буш торган ихатасын җыештырып, мал абзарына 2 мең бройлер чебие алып җибәрәләр. Бу урында берлек санда сөйләү бик үк дөрес тә булмас. Егет, туганнан туганы Рамил белән бергә башлаган эшен. Билгеле инде, әти-әниләренең дә ярдәме зур. Өч ел дәвамында сезон саен ике партиядә 4әр мең чеби үстереп сата икән фермерлар.
– Хәмидуллиннар эшләрен тагын да киңәйтергә ниятли. Узган ел, Бәкәбез фермасында бер торакны унике елга арендага алып, ремонтлый башладылар. Быел 5 мең бройлер чебие үстерергә җыеналар. Бизнеслары уңышлы гына барса, тагын бер торакны алырга планлаштыралар. Эшләре уң булсын, – ди Илгиз Ханнанов.
Радик белән гел эш турында гына сөйләшмәдек, билгеле. Киләчәккә планнары белән дә кызыксындым.
– Яшьләр авылдан качканда син, киресенчә, шәһәрне ташлап кайткансың. Нәрсәсе белән кызыктырды авыл?
– Дөресен генә әйткәндә, шәһәрнең шау-шуыннан, ыгы-зыгысыннан туелган. Әйтәм бит, авыл миңа бәләкәйдән якын. Монда тыныч, саф һава, тормыш ритмы көйләнгән. Барысы да танышлар, ярдәм итәргә генә торалар. Җирлек башлыгы Илгиз абый да һәрвакыт юл күрсәтә.
– Авыл яшьләре белән уртак тел табасызмы соң?
– Егетләр белән гел бергә без. Җәен урманга, су буйларына ял итәргә йөрибез. Кышын табигать кочагында рәхәтләнеп тау шуабыз. Баекка кадәр барып җитәбез кайчак.
– Синеңчә авылда тормыш итү өчен шартлар бармы?
– Авыл бүген, матур итеп, шәһәрчә яши. Утын ташып мичкә ягасы юк, өйләргә су кергән. Асфальт ук булмаса да, урам юллары күтәртелгән, ел саен ремонтлап торалар.
– Шәһәр егете авылда төпләнергә дә уйлыйдыр әле...
– Исәп юк түгел. Өй салырга дип, бер ел элек материаллар алып куйган идем. Алла боерса, бу җәйдә күтәрергә инде.
Бирсен Ходай! Ниятләгән эшләре гел уң булсын. Радик кебек тәвәккәл егетләр авылларыбызга яңа сулыш өрсен.
Әлфинур Ногманова.
Фото – Радик Хәмидуллинның гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев