Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Шәхси йортта янгын чыккан

“Фаҗига газ җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу сәбәпле ки­леп чыккан

3 июль көнне Иске Карамалы авылында Коопе­ратив урамындагы шәхси йортта янгын чыккан. Газ баллоны шартлап, 1973 елгы өй хуҗасының тәне 60 процент пешкән. “Фаҗига газ җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу сәбәпле ки­леп чыккан. Газ баллоны шартлагач, ике фатирлы йортның икесенә дә зыян килгән. Бүгенге көндә тикшерү эше бара. Өй хуҗасы Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озатылды”, – дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Илнар Идиятов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама