Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Шәхси йортта янгын чыккан

Иске Карамалы авылында шәхси йортта газ баллоны шартлап, 1973 елгы ир-ат Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озатылган иде.

“Газ баллонары белән эш иткәндә, аеруча сак булырга кирәк. Көнкүрештә янгыннар еш кына газ җиһазларыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу сәбәпле килеп чыга.  Газ баллонын өйдә сакларга ярамый. Газ баллоннары янмый торган материалдан эшләнгән, бинага керү юлыннан кимендә 5 метр ераклыктагы, бикле, җилләтелүче, “Огнеопасно, газ!” дип язып куелган тартмада торырга тиеш. 2 июль көнне Иске Карамалы авылында шәхси йортта газ баллоны шартлап, 1973 елгы ир-ат Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озатылган иде. Тәне 60 процент пешү алган райондашыбыз 8 июль көнне хастаханәнең реанимация бүлегендә җан бирде”, – дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Илнар Идиятов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев