Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Шәхси йортта янгын чыккан

Өй хуҗасы Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озатылды.

3 июль көнне Иске Карамалы авылында Кооператив урамындагы шәхси йортта янгын чыккан. Газ баллоны шартлап, 1973 елгы өй хуҗасының тәне 60 процент пешкән. “Фаҗига газ җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу сәбәпле килеп чыккан. Газ баллоны шартлагач, ике фатирлы йортның икесенә дә зыян килгән. Бүгенге көндә тикшерү эше бара. Өй хуҗасы Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озатылды”, – дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнарыбуенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Илнар Идиятов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама