Реклама
Яңалыклар
Шикәрем син, маем син
Хөкүмәтебез алга таба да шикәр белән үсемлек маена куллану бәяләрен саклап калмакчы.
Килешүдә катнашучы яклар тарафыннан шикәр-шикәр комына бәяне киметү һәм шул дәрәҗәдә тоту буенча чаралар күрү турында килешүнең гамәлдә булу вакыты озайтылды. Шундый ук килешү көнбагыш мае буенча дә төзелде.
Бәяләр элеккеге дәрәҗәдә калачак, дип хәбәр итәләр ТР Дәүләт алкоголь инспекциясеннән. Бер килограмм шикәрнең бәясе күмәртәләп сатып алучылар өчен – 36 сумнан, ваклап сатып алучылар өчен 46 сумнан артмаячак. Бер литр көнбагыш мае шул ук категория сатып алучылар өчен 95 һәм 110 сум тәшкил итә, ди инспекциянең Түбән Кама территориаль бүлегенең өлкән белгече Алина Виноградова. Шикәр-шикәр комы бәясенә килешү вакыты 2021нче елның 1 июненә кадәр озайтылды. Көнбагыш мае буенча төзелгән килешү 2021нче елның 1 октябренә кадәр озайтылды дип исәпләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев