Шәехләр һәм хезмәтчеләр
Чит җирләрдә йөреп гыйбрәт ал, диләр. Дубайдан алган тәэсирләремне сезгә дә җиткерәм.
Җомга көн. Уянгач, лайнерның тугызынчы катындагы ачык өлешенә чыксаң, Дубай күренеше ачыла.
Без атна саен Рәшит портында туктыйбыз. Каршы ярда – Марина пляжы, күңел ачучылар, Дубай күктерәүләре. Суда арлы-бирле катерлар йөри, кагыйдә буларак, аларда музыка акыра, кешеләр бәйрәм итә. Ярты сәгать саен кечкенә очкыч кузгала. Ул парашютчыларны алып менә һәм “бушата”. Тегеләре әкрен генә җиргә төшә. Гомумән, монда һәрвакыт ниндидер хәрәкәт.
БЕРЕНЧЕ КАРАШКА
Дубай белән ике ел элек үк танышкан идем. Ул вакытта пандемия башланып кына килә. Гарәп Әмирлекләренә планлаштырылмаган рәвештә туктадык. Ә хәзер инде безнең кораб монда тулы бер сезонга, ягъни дүрт айга килде.
Дубайга беренче тапкыр кич чыктым мин. Ничектер шулай туры килде. Ул вакытта порттан автобуслар йөрми, дуслар белән такси алдык. Машинадан кичке шәһәрне күзәтеп барам. Дубай матур икән. Ничектер Казанны да хәтерләтә шунда. Казан сагындырган! Бездә пальмалар гына юк.
Менә данлы “Бурдж Халифа” бинасы. Аның очы күккә тия. Төнлә ул меңләгән утлары белән җемелдәп тора. Фонтаннар янында кешеләр җыелган. Җыр башлангач, фонтаннар төрле төсләргә кереп уйный, сикерә башлый. Кайсы даһи инженер уйлап тапкандыр, әмма бу күренеш чыннан да тәэсир калдырырлык.
Шушында ук галәмәт зур “Дубай Молл” сәүдә үзәге урнашкан. Без аны йөреп чыгып өлгермәдек – төнге уникедә ябылды. Аида исемле бер кыргыз дустым элек шушында эшләгән.
– Хезмәт хакы – ике мең доллар (200 мең сум чамасы). Моннан тыш, керемнән комиссия ала идем, акча рәхәтләнеп яшәр өчен дә, җыеп барыр өчен дә җитә иде, – дип сөйләде. Гаилә мәшәкатьләре аркасында ул туган иленә кайтып китәргә мәҗбүр була. Хәзер исә ул безнең корабтагы кибеттә эшли.
НӘРСӘ ХИСАБЫНА ЯШИЛӘР?
Яңа илгә килгәч, җирле ризыкны да татып карарга кирәк. Йөргән җирдә бер ресторан да туры килде. Иртәнге бишкә кадәр эшли икән. Тавык, сарык, сыер итләреннән искиткеч тәмле итеп хәзерләнгән кебаб, гарәп ипие ашап утырабыз. Шунда пыр туздырып “Ламборджини” машиналары узыша башлады. Бер, ике, өч, дүрт… Аларның берсе-берсе фәлән миллион сум тора. Ә монда аларны күңел ачар өчен сатып алалар. Әле ачык түбәле “Роллс-Ройс”лар, әле “Гелендваген”нар үтеп китә.
Иптәшем, аптырап:
– Бу гарәпләр нәрсә хисабына шулай бай яши соң? – дип сорый.
– Тарихны бер дә укымадыңмыни син? – дим.
Гарәпләрдә нефть күп. Кара алтын табылып, илгә күпләп акча керә башлагач, Зәед шәех беренче чиратта үз гражданнарын кайгырта. Санаулы еллар эчендә Гарәп Әмирлекләрендә көчле социаль яклау системасы формалаштырыла. Мәсәлән, гаиләдә һәр туган балага саллы гына сумма бирәләр. Моңа өстәп, баланың банк хисабына ел саен акча күчерелә. 18 яше тулгач, ул бу акчаны үз файдасына куллана ала. Яшь гаиләгә җир участогы, йорт салырга акча бүлеп бирелә. Безнең акчага күчергәч, бу сумма миллионнар белән исәпләнә. Әмирлекләрнең исә үз валютасы – дирхам.
Биредә югары белем алу бушлай. Теләсә кайсы дәүләт уку йортын сайларга була. Үз илеңдәгесе ошамаса, чит илгә чыгып укый аласың. Чыгымнарны дәүләт каплаячак.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә медицина көчле һәм бушлай. Хастаханәләрдә иң югары технологияләр генә кулланыла.
Яхшы белгечләр биредә аена 400 меңнән алып, бер миллион сумга кадәр хезмәт хакы ала. Минималь пенсия – 130 мең сумнан арты.
Бу суммалар турында озак сөйләргә мөмкин. Ә хәзер икенче ягын карыйк. Әмирлекләрдә бүген 9 миллион кеше яши, шуларның 8 миллоны – килмешәкләр. Алда атап үтелгән уңайлыклар бары тик илнең үз гражданнары өчен генә каралган. Читтән килүчеләрнең андый өстенлекләре юк. Алар монда бары тик хезмәт хакына гына яши. Һиндстан, Пакыстан, Шри-Ланка ише илләрдән килеп, кара эшне башкаручылар нибары 60-70 мең сумга гына эшләп йөри. Үз илләрендә бу акча күп саналса, Дубай өчен бу аз, чөнки биредә бәяләр коточкыч югары. Мәсәлән, җәмәгать транспортында бер тапкыр йөрү 200 сум тора. Азык-төлек, киемнәр, көнкүреш товарлары кыйммәт. Юньлерәк җирдә эшләсәң, хезмәт хакы да югарырак була, билгеле, әмма моның өчен тырышырга кирәк.
Әмирлекләрдә бизнес алып барырга була – аларның салым системасы җиңел һәм аңлаешлы. Әмма биредә ничә ел эшләсәң дә, дәүләткә күпме салым түләсәң дә, гражданлык алып булмый.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре – минем зур исемлектә тагын бер ил. Ике ел элек беренче килүдә Дубай миндә соклану, шаккату хисләре уятты. Монда биналар биек, машиналар матур, бөтен уңайлыклар бар. Бар нәрсә ялт-йолт килеп тора. Икенче килүдә җирлекне төплерәк өйрәндем һәм фикеремне үзгәрттем. Бөтен кара эшне өч тиен алучы килмешәкләргә тапшыру гаделме? Бу миңа коллык кебек тоела. Урамда йөргәндә мең килмешәккә бер чын гарәп очрарга мөмкин. Дубай, Абу-Дабида әллә ничә тапкыр булып, мин гарәпләрнең нинди икәнен дә тәгаен әйтә алмыйм. Шулай ук ошады-ошамады соравына да җавап биреп булмый. Бәлки, ошагандыр да, әмма яңа сәяхәтләр өчен мин башка илләрне сайлар идем.
Ләйсән Сабирова.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев